

Рухани СВО волонтерлары белән әңгәмә вакытында Башкортстан һәм Русия ирекмәннәренә махсус миссияләре турында искә төшерде һәм аларга җаваплы юлда көч-куәт теләде.
"Рух һәрвакыт физик тәннән көчлерәк булырга тиеш, югыйсә берни дә барып чыкмаячак. Һәр 100 ел саен үз Ватаныбызны яклау зарурлыгы туа, менә хәзер безгә дә бу бурыч бирелгән... Әгәр якламасак, балаларыбызга нәрсә калдырырбыз?
Безгә барысы да булган зур гүзәл җир ышанып тапшырылган, һәм аны саклау, яклау – безнең җаваплылыгыбыз. Волонтерларның безнең хәрбиләргә, солдатларга ирекле ярдәме һәрчак кәгазьдә сүз белән генә түгел, ә я әйтелеп, я күңелдә туган рәхмәт сүзләре белән җавап ала, ә йөрәктәгене күкләр ишетә», — диде Тәлгать Таҗетдин.
Элегрәк Баш мөфти, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән СВОда катнашучылар истәлеген изге итеп сакларга кирәк дип белдергән иде.
"Башинформ"