Тимерлан Бәләбәй районында туып-үскән. Ул урындагы механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжын тәмамлап, эретеп ябыштыручы һөнәрен алган, «БелЗАН» заводында эшләгән. 2022 елдан бирле СВО зонасында хезмәт итә.
«Тишина» хезмәтен пехотада башлаган, әмма шул вакытта ук пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүне өйрәнгән. Бүлектә аерым БПЛА взводы төзелгәч, Тимерлан үз теләге белән шунда күчкән.
Хәрби хезмәткәр сөйләгәнчә, дроннар - хәзерге армиянең иң мөһим өлешенең берсе. Алар разведка мәгълүматларын алырга, хәрбиләрнең гамәлләренең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм, иң мөһиме, шәхси состав өчен хәвеф-хәтәрне киметергә ярдәм итә.
Хезмәт иткән чорда Тимерлан Габделхаков СВОда катнашучы медале һәм «Сугышта аерылып торган өчен» медале белән бүләкләнгән. Аны өйдә әти-әнисе, өлкән абыйсы һәм кече сеңлесе көтә. Якыннары хәрби хезмәткәр белән горурлана һәм аның исән-сау кайтуын көтә.
«Без дә якташларыбыз һәм аларның уртак эшкә керткән өлеше белән горурланабыз! Җиңү белән өйгә кайтуыгызны көтәбез!» — дип яза Азат Сәхәбиев.
Исегезгә төшерәбез: Башкортстанда пилотсыз очу аппаратларының нефть эшкәртү комплексына һәм башка мөһим объектларга һөҗүмнәре белән бәйле рәвештә илнең сугышчан армия резервын (БАРС) тәшкил иткән республика отряды төзелде. Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен Башкортстан Башлыгы указы белән билгеләнгән ташламалар каралган.
Фото: Башинформ