

Сентябрь ахырында «Гранекс» җәмгыяте хезмәткәрләре һәйкәл каркасына мәрмәр плитәләр урнаштырдылар.
Исегезгә төшерәбез, аны төзү инициативасы белән Бәләбәй районы ветераннар советы чыккан иде. МР хакимияте, халык, иҗтимагый хәрби берләшмәләр, предприятиеләр, оешмаларның хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, СВОда катнашучыларның гаиләләре һәм башка бик күпләр ярдәмендә тиешле акчалар җыелды.
Ватанны саклаучылар турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә яшәргә тиеш, һәм барыбыз бергә төзегән һәйкәл – моңа дәлил.
Хәзер подряд оешмасы соңгы эшләрне төгәлли.
Рәсми ачылу турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Любовь Иванова. Елена Петрова фоторлары