Барысы да Жиңү өчен
5 Октября , 06:00

Үзебезнекеләргә ярдәм җыю һәм җибәрү дәвам итә

Фронт өчен даими  гуманитар ярдәм җыю бара. Волонтерлар якташ сугышчыларның заявкаларын тәэмин итәргә тырышалар.

title
Үзебезнекеләргә ярдәм җыю һәм җибәрү дәвам итәҮзебезнекеләргә ярдәм җыю һәм җибәрү дәвам итә
Үзебезнекеләргә ярдәм җыю һәм җибәрү дәвам итә

Бәләбәй районы ветераннар советы  һәм "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Бәләбәй " төркеме складына битараф түгел халык коры ашлар әзерләү өчен яшелчәләр китерә, алар безнең сугышчыларга алгы сызыкта бик кирәк.

Ярмәкәй районының Габделкәрим авылы барсы бергә бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, сарымсак, кәбестә, тозлы кыяр һәм киптерелгән яшелчәләр җыйган.

Авылда яшәүче А.Чупринская азык-төлек җыюны оештырып кына калмаган, барысын да Бәләбәйгә складка китергән.

Шәһәрдә яшәүче Е.Галләмова коры ашлар өчен тозлы кыярлар һ.б.китерде, ә Р. Төхвәтшина солдатлар өчен йон оекбашлар бәйләгән.

Умартачы Ф. А. Хазинов сакчыларыбызга пакетланган бал партиясен тапшырды

"Гамьле кешеләргә сугышчыларны кайгыртулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез",  –  диләр ветераннар советында.

Ә менә тагын бер яхшы хәбәр: Приют бистәсе ярдәм үзәге волонтерлары Белгород юнәлешенә гуманитар йөк төяп җибәргәннәр.

Хәзер алар яңа конвой туплау белән мәшгуль.

 Хөрмәтле райондашлар, Үзебезнекеләргә кушылыгыз! Яхшылыкка да, шәфкатьлелеккә дә саранланмагыз! Якташларыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ.

Любовь Иванова. Ветераннар советы һәм Приют бистәсе ярдәм үзәге фотолары

 

Үзебезнекеләргә ярдәм җыю һәм җибәрү дәвам итә
Үзебезнекеләргә ярдәм җыю һәм җибәрү дәвам итә
Үзебезнекеләргә ярдәм җыю һәм җибәрү дәвам итә
Үзебезнекеләргә ярдәм җыю һәм җибәрү дәвам итә
Үзебезнекеләргә ярдәм җыю һәм җибәрү дәвам итә
Үзебезнекеләргә ярдәм җыю һәм җибәрү дәвам итә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас