

Рядовой Габдрахманов гаскәри частьнең 14 нче укчы батальоны 2 нче укчы ротасы фельдшеры була.
30.03. 2026 елда ул яраланган иптәшен коткарганда үзен батырларча күрсәтә.
Сугышчан "Молния» дән: Рядовой Габдрахманов рота КНП-сында булганда, радиостанциядән дошманның FPV-дроны сугыш позициясендә шартлаганын ишетә, шуннан соң дежурный яраланган хәрби хезмәткәр турында хәбәр итә.
Рота фельдшеры кичекмәстән рота командиры ышыгында позициягә чыга. Урында аңында, ләкин травматик шок хәлендә булган сугышчыны таба. Фельдшер шартлау урынында ярдәм күрсәтми, ә аны хәвефсезрәк зонага алып чыгып, ярдәм күрсәтә – бу тактик медицина эталоны. КритГабдрахманов ик тыкшынулар тәмамлангач, сугышчының тормышына куркыныч янавын аңлап, Габдрахманов үзе яралыны траншея буйлап сөйрәп эвакуацияли. Бу сугышчыны һәм фельдшерның үзен кабат һөҗүмнән коткара..
Гамәлләре грамоталы, медицина күзлегеннән агрессив – һөҗүмчән, һәм тактик яктан тотнаклы. Канны бик тиз туктату һәм позициядән чыгару нәтиҗәсендә, сугышчы исән кала һәм госпитальгә озатыла.
Рядовой Д.М. Габдрахмановның фидакарь һәм методик яктан грамоталы гамәлләре нәтиҗәсендә хәрби хезмәткәрнең гомере саклап калына..
Яралыны коткарганда күрсәткән батырлыгы һәм югары хәрби-медицина профессионализмы өчен рядовой Габдрахманов рота командующиеның Рәхмәтенә лаек".
Динар Габдрахманов "Хәрби бурычын үрнәкле үтәгән өчен" медале белән бүләкләнгән!
Безнең герой тумышы белән Бишбүләк районының Елбулактамак авылыннан, әмма армиягә кадәр үк ул Бәләбәй егете булып киткән, Бәләбәй меңдицина көооиятенә укырга кергән..
Үзе турында ул кыскача сөйләде:
- 2003 елда тудым, Аит мәктәбен тәмамлагач, көллияткә кердем. 3 нче курстан соң армиягә киттем. Хәзер тернәкләндем һәм укуымны дәвам итәм. Мин медицинаны сайладым, туганнарым Эльмира һәм Илдар Габдрахмановлар ярдәмендә – алар икесе дә стоматологлар!
Мин дә табиб булырга телим. Минем ниятемне Бишбүләк районында яшәүче әти-әнием хуплыйлар.
Медицина уку йортларына менә шундый егетләр – коткару тәҗрибәсе белән киләләр!
Уңышлар сиңа, Динар!
Любовь Иванова
Д. Габдрахимов фотосы