Барысы да Жиңү өчен
15 Октября , 09:00

Игелекле эш берләштерә!

Якын көннәрдә Үзәк мәдәният сарае каршындагы «Акчарлак» татар җыры ансамбле әгъзалары, бердәм команда булып, МХОда  катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәгенә бардылар, максат – уртак эшкә үз өлешләрен кертү.

Добавить в предпочтительные источники Google
Игелекле эш берләштерә!Игелекле эш берләштерә!
Игелекле эш берләштерә!

Һәркем өчен эш табылган: хуш исле чәй әзерләгәннәр, "шүрәле" маскировка костюмнары элементларын эшләгәннәр. Вакыт сизелмичә дә үткән, мөһим эш башкаруны аңлаудан  һәркем күңелендә уңай хис-тойгылар калган.

 – Алгы сызыктагы егетләр көн саен  безнең ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ. Һәркем ярдәм итә ала, һәм бер пар кул да алтын бәрабәренә тора.

Солдат аналары союзына аерым рәхмәт - чакырган  өчен генә түгел, бәлки сезнең көндәлек, кайчак бик күренми торган, әмма  шундый мөһим хезмәтегез өчен дә. Сез гади булмаган мәлдә ярдәм итәсез, яклыйсыз,  ышаныч бирәсез - һәм бу чын мәгънәсендә кыйммәтле. Битараф булмавыгыз , көчле рухлы булганыгыз өчен рәхмәт сезгә, – ди "Акчарлак" төркеме җитәкчесе Рәзидә Ибатуллина.

Безгә кушылыгыз! Бергә без күбрәк булдырабыз.

Зәйфә Салихова әзерләде

Игелекле эш берләштерә!
Игелекле эш берләштерә!
Игелекле эш берләштерә!
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас