Барысы да Жиңү өчен
20 Октября , 10:00

Гуманитар ярдәм госпитальгә озатылды

Приют бистәсе ярдәм үзәге волонтерлары Бәләбәй һәм башка район- шәһәрләрдәге иреклеләр белән берлектә якташ сугышчыларның сорауларын даими  үтиләр. Приют бистәсе, Баженово авылы кешеләреннән, район ветераннар советы, "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Бәләбәй шәһәре", солдат аналары берлеге, Приют  бистәсендәге Богородица-Тихвинский храмының " Доброе сердце" төркеменнән (өй токмачы ярдәм гел килеп  тора.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гуманитар ярдәм госпитальгә озатылдыГуманитар ярдәм госпитальгә озатылды
Гуманитар ярдәм госпитальгә озатылды

Барысы артында материаллар, кораллар, приборлар, медикаментлар, продуктлар сатып алу өчен акча җибәрүче гади битараф булмаган кешеләр тора.

Гуманитар ярдәм  ялга кайткан сугышчылар белән Приют бистәсеннән дә даими җибәрелә.

Шушы көннәрдә шефлык иткән госпитальгә озату өчен зур күләмдә ярдәм җыелган, анда доктор "Лиса" эшли.

Һәрвакыттагыча, Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетенә йөрүчеләр һәм "Йорт хуҗалыгының артыгы. Бәләбәй шәһәре" төркеме аерылып торган.

Мисал өчен, яраланган сугышчылардан документлар һәм шәхси гигиена әйберләре  өчен сумкаларга сорау килгән. «Үзебезнекеләргә тегәбез.Приют» төркеме волонтерлары халыкка мөрәҗәгать иткәннәр, һәм алар иске джинслар алып килгәннәр, алардан беренче эшләнмәләр – сумкалар теккәннәр! Сумкаларның беренче партиясе конвой белән китте.

 – Битараф булмаганнарга игелекле һәм ярдәмчел булулары өчен рәхмәт. Безнең бердәм команда, үз эшләрен кичектереп, вакытын һәм көчен кызганмыйча, барысын да тиз төреп, кирәк юнәлешләргә  җибәрә, – дип уртаклашты волонтер Айгөл Фәттахова.

Бүген госпиталь өчен конвой Октябрьскийга озатылды.

Һәркем СВОга ярдәм итеп, командада була ала!

Любовь Иванова. Приют бистәсендәге ярдәм үзәге фотолары

Гуманитар ярдәм госпитальгә озатылды
Гуманитар ярдәм госпитальгә озатылды
Гуманитар ярдәм госпитальгә озатылды
Гуманитар ярдәм госпитальгә озатылды
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас