

Фонд активистлары әйтүенә караганда, бу Башкортстан Республикасы башлыгы хакимияте һәм "АБ ИнБев Эфес" ("Эчемлекләр Бергә") акционерлык җәмгыяте ярдәмендә мөмкин булды.
МХО сугышчылары дизель һәм инвертор генераторлары, квадроцикллар, портатив электростанцияләр, радиоэлектрон җиһазлар һәм башка кирәкле техника алдылар.
Бүлекчә вәкилләре хәрби бурычларны уңышлы үтәргә кирәкле техниканы алу өчен туган илләренә үзләре кайткан.
"Барс" кушаматлы хәрби хезмәткәр билгеләп үткәнчә, алгы сызыкта бөтен тапшырылган ярдәмгә ихтыяҗ зур. Квадроцикллар сугыш кирәк-яракларын һәм азык-төлекне ут позицияләренә тиз китереп җиткерергә, яралыларны эвакуацияләргә мөмкинлек бирә. Квадрокоптерлар һәм тепловизорлар разведка һәм дошманны вакытында ачыклау өчен кирәк.
"АБ ИнБев Эфес" җәмгыяте СВО башланганнан бирле Русия хәрбиләренә ярдәмгә бер миллиард сумнан артык акча җибәрде.
– Безнең"Понамарьга" (Бәләбәйдән БПЛА взводы командиры. - Ред.) дизель һәм биш бензин генераторы, Mavic 4 PRO тапшырдылар – барлыгы бер млн сумнан артык, – дип хәбәр итте газетага Халык фронты активисты Мурад Шафиков.
Любовь Иванова әзерләде. Фото һәм видео ХФ