Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 гыйнвар , 15:00

Спорт сөюче әбекәй

2025 елга "Бәләбәй хәбәрләре" гәзитенә язылучылар арасында призлар уйнатканда Зәһия Зәйдуллинага скандинав таяклары чыкты.

Спорт сөюче әбекәй
Спорт сөюче әбекәй

Бүләген алырга редакциягә килгәч, аның белән якыннан таныштык. "Рәхмәт инде бүләк өчен, мин бит гел йөрим, ә менә бүген популяр булган мондый таякларым юк иде", – диде Зәһия  Миннияр кызы, шатланып, призны бик тә ошатып.

Ничек әбе җәбенә туры килә диң син, сөйләшә башлагач, Зәһия әбекәйнең спорт сөюче икәне ачыкланды, төз буйлы, җыйнак  гәүдәле аңа әбекәй дип түгел, апа дип дәшәсе килә, югыйсә үзенә 83 яшь икән инде.

 – Гомер  буе спорт яраттым, Тузлыкуш мәктәбендә укыган чакта ук чаңгыда узышу, йөгерү ярышларында  катнаштым, шуннан бирле язмыш кайларда гына яшәтсә дә, спортны ташламадым, бүген дә ике пар чаңгым бар, – дип сөйли ачык күңелле Зәһия апа.

Язмыш дигәннәре  һәркемнең үзенчә языла шул. Тумышы белән Ирек авылыннан ул, сугыш ветераны Зайдуллин Миннияр  кызы Зәһия апага да үз гомерендә күпне күрергә, күпне кичерергә  туры килгән.  Ун класс тәмамлагач, Ирек фермасында маллар караган, аннары ярсу яшьлек дәрте әйдәгәнгә, ахирәте белән Миасс шәһәренә барып урнашкан. Бер эштән дә курыкмаган кыз җир дә казыган, цехлар да себергән, штукатур-маляр һөнәрен үзләштергән, русча сөйләшергә  өйрәнгән. "Шунда эшләгән чакта, 1961 елда, Юрий Гагаринның космоска очуы турында хәбәр бөтен илне шаулаткач, күренми микән дип, күккә карап тора, безнең егет дип, шундый горурлана идем", –  дип искә ул яшь чакларын.

 1963 елда язмыш аны Красноярскига әйди. Башта  бригадалары белән төзелешкә эшкә китәргә дәртләнгән яшьләрдән китәр көн якынлашкач, ул берүзе торып кала, әмма артка чигенми, тәки китеп бара. 25 ел ерак Красноярскида гомер иткәндә төзелештә эшли, техникум тәмамлый, кияүгә чыга, кызы Ирина туа һәм... спорт белән шөгыльләнүен дәвам  итә.

Красноярск  спортчылары белән Новосибирск, Омск, Башкортстанның Белорет,  ул чакта Лениград шәһәрләренә,  тагын бик күп җирләргә чаңгы ярышларына баруларын, күп якларны күрүләрен яхшы хәтерли.

– Эстафета ярышларында һәрчак мине иң алга куялар иде. Мин чаңгыда узышу буенча спорт мастерлыгына кандидатмын, бик җаваплы ярышта катнаша алмыйча калдым, спорт мастеры итмәкчеләр иде, – ди ул.

 – Шундый еракта яшәгәндә Ирекне сагына идегезме? – дип сорыйм аннан.

 – Ә мин ел саен кайтып тордым. Туган авылыңнан бөтенләй китү мөмкин түгел. Элек Ирек гөрләп торган авыл иде бит: фермасы да, клубы да бар, халкы эш сөючән, дәртле иде.  Хәтта атлар "добыры" да  бар иде, "Работник" дигән  гаять таза, киң күкрәкле ат истә калган. Ә бүген авылда  кеше күп түгел, бармак белән санарлык, җәй көне генә яшәүчеләр беркадәр арта. Мин дә  икенче кыш инде монда, Бәләбәйдә торам, ә җәй Иреккә кайтам. Элек гөрләп эшләгән фермаларның, колхозларның бетүенә, биналарның ташландык торуына эч поша, – ди тормышны яратучы апа.

1986 елда туган ягына яшәргә кайткач та Зәһия апа спортны ташламый. Кыш Ирек яланнарында чаңгыда йөрсә, җәй печәнлеккә яки Мәтәүбашка туганнарына барганда велосипедта җилдерә. Велосипедта йөрүеннән туктаганына әллә ни күп  тә түгел.

Зәһия Миннияр кызы укырга да бик ярата икән, "Бәләбәй хәбәрләре"ннән башка "Гыйбратханә" , "Язмыш кочагында" басмаларын алдыра.

 – Бүген, аллага шөкер,  кайда телим, шунда барам, нәрсә телим, шуны ашыйм. Менә дигән дүрт оныгым, өч туруным бар, Эльмира оныгым  гәзиткә подписка бүләк итте. Мул тормышта яшибез, кибетләр тулы ризык. Яшьләргә әйтер теләгем: эчеп йөрмәсеннәр, эшләсеннәр, эштән курыкмасыннар, спорт белән шөгыльләнсеннәр, – ди ачык күңелле, спорт сөюче әбекәй.

  "Кайткач, скандинав таякларымны күрсәтеп, күршемә мактанам әле, гәзиткә язылсыннар, укысыннар, аларга да, бәлки, приз эләгер", – дип, янә рәхмәтләр әйтеп  чыгып китте ул.

Оныкларның  якыннарына  подписка бүләк итүе нинди күңелле!

Зәйфә Салихова.

Регина Иванова фотосы.

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: