Ул 1939 елның 4 сентябрендә Бәләбәй шәһәрендә туа. Әтисе урындагы машзаводта тимерче булып эшли, детальләр әвәләп, ватык техникага җан кертә. Тимерче-техниканы дәвалаучы врач икән, дигән нәтиҗә чыгара кечкенә Наил. Сабый куллары белән әтисе янында һөнәр үзләштерә. Тәүдә сигезьеллык мәктәпне, аннары Туймазыда төзүчеләр училищесын тәмамлый. Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Ә җаны әтисеннән яратып өйрәнгән һөнәргә-техникага тарта. Шуңа да 1960-1961 елларда Бәләбәйдә 13 санлы авыл хуҗалыгы профтехучилищесында укып, тракторист-машинист таныклыгын алып чыга.
Яшьлек романтикасы, комсомол путевкасы Наил Мәган улын Казахстанга-чирәм җирләрне күтәрергә алып китә. Ә анда яшьлек шаулый-илнең төрле почмакларыннан җыелган яшьләр, диңгездәй чиксез далада, палаткаларда яшәп, чирәм җирләрне үзләштерә. Бер сүз белән, сөрәләр дә, чәчәләр дә, үстерәләр дә, үскән уңышны урып-җыеп, ил бураларына тапшыралар да.
1962-1967 еллар эчендә техниканың нинди генә төрләрендә эшләргә туры килми аңа: тракторчы да, комбайнер да, шофер да була. Биредәге биш ел эш дәверендә намуслы тырыш хезмәте өчен ике тапкыр хөкүмәт наградаларына лаек итәләр үзен. “Чирәм җирләрне күтәргән өчен”, “Хезмәт батырлыгы өчен” медальләре янына “Чирәм җирләрне күтәрүдә катнашкан өчен” значогы да бирелә.
Йөрәкнең йөрәккә тартылуы шул буладыр, һичкөтмәгәндә Наил Мәган улы казах далаларында үзенең булачак кәләшен-күрше Акбасар авылы сылуы Факия Солтан кызы Миниярованы очрата. Бер күрүдән бер-берсенә гашыйк яшьләр чирәм җирләрдә кавышып, 1964 елда гаилә корып җибәрәләр. Комсомол туе үткәргән яшьләргә биредәге дала эшчәннәре бәхетле гаилә тормышы телиләр. Алдынгылыкны бирмәгән ялан батырын тиздән КПСС сафына кабул итәләр.
Туган якларга әйләнеп кайткач, яшь гаилә Тузлыкуш авылына килеп төпләнә. Хәләле белән бергәләшеп Наил абый күз явын алмалы күркәм йорт салып керде. Ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Ирина да, Радик та, Рита да бүген үзләре әти-әни. Инде аларның балалары да, оныклары да дөньябызны бизәп, илебезгә игелек күрсәтәләр, фидакарь хезмәтләре белән Наил абый кебек хөрмәткә лаек шәхесләр. Кызганычка, әниләре, чәчкәдәй көләч йөзле, шаян сүзле Факия апага гына оныкларын күрү бәхете тимәде-иртәрәк китте арабыздан. Бүгенгедәй хәтеремдә-юлда очрап:
– Хәлләрең ничек, Наил абый? Апа савыгамы? – дип сорадым.
– Факия апаң юк инде. Дәваханәдә җан тәслим кылган... – дип, күз яшьләрен яшерми елап җибәрде. Әйе, барчабызга үрнәк булырлык соклангыч гаилә булып яшәде алар.
Чирәм җирләрдән зур тәҗрибә туплап кайткан механизатор урындагы Чапаев исемендәге колхоз басуларында да үзен сынатмый. Корыч атын һәрчак төзек тота, хуҗалык җитәкчеләре кайда кушса, шунда көч түгә. Һава шартлары төрлечә булуга карамастан, ул басу-кырларда алдына куелган бурычны җиренә җиткереп үти. Әйтик, урып-җыю чорында элеваторга иген илтергә кирәк. Атна буе яуган яңгырдансоң юлларның үткесез булуына сылтанып, шофер киреләнә, бармый. Шулчак колхоз рәисе уфтанып:
– Урылган иген янып әрәм була бит инде. Нишлибез, иптәшләр? – ди.
– Ярар, игенне мин илтермен, кайгырышмыйк,-ди Наил абый тынычландырып һәм тәвәккәлләп юлга кузгалып, игенне дәүләт бураларына тапшырып та кайта.
Янә дә бер мисал. Безнең яклар таулы-ташлы район. Тау өстендәге басуларны механизаторлар сөрергә бик атлыкмый:
– Анда җир сөрәм дип, таш актарып, сабан төрәннәрен сындырыйкмыни?! Аннары атна буе сабан төзәтеп ятаргамы?! – дип карышалар.
– Ярар, тарткалашмагыз, үзем сөрермен,-ди Наил абый сабыр гына һәм “корыч ат”ын җигеп, шунда ук басуга юллана. Иптәшләренең техникасы сафтан чыкса да, ярдәмгә килеп, төзәтешеп бирә.
Тормышта йөзендә һәрчак елмаю йөрткән, сүзгә саранрак изге күңелле авылдашымны без – Тузлыкуш урта мәктәбе укытучылары класс сәгатьләренә, мәктәптә оештырылган төрле тәрбияви чараларга еш чакыра идек. Биредә Наил Мәган улы янә үзенең бер соклангыч үзенчәлеген ачты. Баксаң, ул бик бай телле оратор да һәм төпле белемле дә икән. Ул укучыларга туган илне сөю генә җитмәвен, аны батырларча саклау кирәклеген дә җанлы мисаллар аша аңлатты. Хезмәт тәрбиясе, әдәп, әхлак хакында да фәһемле киңәшләрен бирде.
Наил Мәган улы Шәрәфетдинов тырыш хезмәте, сабыр холкы, хезмәт ярышларындагы лидерлыгы өчен “Өченче дәрәҗә Дан” ордены, “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән.
Һичкөтмәгәндә гыйнвар салкыны 85 яшьлек ил агасын-кадерле авылдашыбызны арабыздан алып китте. Барча авыл, район олы хөрмәт күрсәтеп озаттык үзен соңгы юлга. Ятимсерәп калган йорты да, безнең күңелләр дә аңа карата юксыну хисләре кичерә. Ә күз алдыбызда аның салават күпередәй күркәм балкышлы һәм алкышлы гүзәл тормыш юлы...
Камил Фазлетдинов,
педагогик хезмәт ветераны.