Мәктәп музее җитәкчесе Ирина Паршуткина сөйли:
- Бу очрашулар бүгенге укучыларга язмышы чын мәгънәсендә максатчанлык һәм белемгә омтылу дәресе булган кешенең тарихына кагылырга ярдәм итте. Аның үзе шундый ихлас итеп тасвирлаган тормышы – Бәләбәйдә башлангыч алган рух көче, акыл һәм фәнгә бирелгәнлекнең ачык мисалы ул.
Үзенең кече Ватаны турында Кев Миңнулла улы бик җылы итеп: "Мин Уралның көньяк тау итәгендә урнашкан кечкенә (29 йортлы) авылда тудым һәм үстем", – дип яза.
Бу – Башкорт АССРның Бәләбәй районы Куш-Елга авылы, анда ул 1936 елның 3 ноябрендә дөньяга килә. Белемгә юлы күрше рус авылындагы башлангыч мәктәптән башлана, ә урта белемне ул безнең мәктәптә ала.
"Атна саен якшәмбе көнне мин өйгә кайта идем (12 км) һәм бер атналык азык белән Бәләбәйгә киләм. Һәрвакыт диярлек үзем укыган мәктәптән минем яшьтәге балалары булган гаиләдә яшәдем", - дип искә ала ул автобиографиясендә.
"Ә укытучыларына менә ничек рәхмәт әйтә: "Бигрәк тә югары сыйныфларда укытучылардан уңдым. Тарих укытучысы Татьяна Константиновна Максимова, математиклар – Вера Ивановна Йосыпова, немец теленнән – Иван Яковлевич Фризен яраткан укытучыларым булдылар. Алар мине аңлаешлыны аңлаешсыздан аерырга, үзеңә сораулар бирергә һәм җаваплар эзләргә өйрәттеләр", - дип бәян итә Ирина Григорьевна.
Математик булырга уйлап, ул документларын Казан дәүләт университетына тапшыра, әмма язмыш башкача хәл итә. "Гариза биргән вакытта миңа, малайлар гадәттә физикага керә, диләр. Шулай итеп мин физикага эләктем дә... Физикага очраклы гына эләксәм дә, беркайчан да үкенмәдем. Теләсә нинди эштә дә кызыклы нәрсәләр чиксез күп", - дип искә ала атаклы галим.
КДУны тәмамлагач, Ленинградка аспирантурага җибәрелә, ә аннары 25 ел Новосибирскиның Академшәһәрчегендә уңышлы эшли.
1986 елда ул химик реакцияләрдә магнит һәм спин эффектлары теориясенә нигез салган өлеше өчен Ленин премиясе лауреаты була.
1988 елда аны Е.К. Завойский исемендәге Казан физика-техника институты (КФТИ) директоры итеп сайлыйлар, ул аңа 1999 елга кадәр җитәкчелек итә. Ул амбициоз максат куя :"КФТИ"ны ЭПР спектроскопиясенең дөньядагы иң яхшы үзәкләренең берсенә әйләндерергә". 27 ел узгач, ул: "Физтех бүген дөньяда танылган ЭПР үзәге булып тора", - дип белдерә, канәгатьләнү тойгысы белән.
Сүз уңаеннан, Ленинградта Кев Миңнулла улы хатыны Зоя Васильевнаны очраткан, алар 54 ел бергә яшәп, ике бала үстергәннәр. Хәзер гаиләдә алты онык һәм оныкчык, туруннары бар. Балалар әтиләрен – картәтиләрен – олы картәтиләрен сөендерәләр, аның турында кайгырталар.
Үзенең хезмәттәшләрен ул тагын бер зур иҗади гаилә дип атый. Аның гыйльми эшчәнлеге яраткан дүрт шәһәре – Казан, Ленинград (Санкт-Петербург), Новосибирск һәм Берлин белән тыгыз бәйләнгән.
1нче мәктәп коллективы үзенең дөньякүләм танылган укучысы белән горурлана: аның зур фәнгә юлы биредә, Бәләбәйдә башланган. Кев Салиховның гыйльми энтузиазмы яңа буын бәләбәйлеләрне рухландыруын дәвам итә.
Озын гомер сезгә, хөрмәтле Кев Миңнулла улы!
Любовь Иванова әзерләде. Фотолар "Беренче урта" музееннан