Якын күрше ерак туганнан яхшырак

Төпле мәкаль бу. Чөнки тормышта нинди генә хәл булмасын, шатлыкмы ул, кайгымы, беренче булып ярдәмне еракта яшәүче туганың түгел, ә нәкъ менә күршең күрсәтәчәк.

Якын күрше ерак туганнан яхшыракЯкын күрше ерак туганнан яхшырак
Якын күрше ерак туганнан яхшырак

30 майда Иске Семенкино авылында Халыкара күршеләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәм якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр өчен генә түгел, ә күрше Яңа Семенкино, Гусаркино һәм Бүздәк районының Канлы- Төркәй авылларыннан килгән кунаклар өчен дә бердәмлек һәм дуслык символына әверелде.

Семенкино авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Анатолий Никитин барысын да бәйрәм белән котлады, кешеләр арасында яхшы һәм дустанә мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген игътибарга алды. Ул билгеләп үткәнчә, берләшеп кенә әйләнә-тирәдәге дөньяны уңайлырак, хәвефсезрәк һәм бәхетлерәк итәргә мөмкин.

Чара төрле халыкларны берләштерде: биредә рус, чуваш, башкорт сөйләме  һәм җырлары яңгырады. Бу тамырлары белән үткәнгә барып тоташкан традиция. Семенкино авыл биләмәсе авыллары Бүздәк һәм Туймазы районнары белән чиктәш. Кешеләр һәрвакыт аралашкан, бер-берсенә йөрешкән,  катнаш гаиләләр корганнар. Картлар татар һәм башкорт телләрен яхшы беләләр.

 Аеруча игътибарны урындагы иҗат коллективлары чыгышлары җәлеп итте. Гусаркинодан апалы-сеңелле Елена, Валентина, Екатерина һәм Зинаида Никитиналар, шулай ук Яңа Семенкинодан Зоя, Мария һәм Ирина Егоровалар яраткан җырларын башкардылар.

Канлы-Төркәй кунаклары да җылы сүзләр әйтте. Авыл биләмәсе  башлыгы Гали Шагалиев күршеләргә кунакчыл булганнары,  яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. Концерт программасын «Чәрмәсән бөркетләре» ирләр вокаль ансамбле матур музыкаль номерлары белән бизәде.

Валериан Борисов «Бәләбәй районының  Курган – Иске Семенкино  авылы турында кыскача тарихи белешмә»дигән тикшеренү эшен тәкъдим итте. Туган як тарихы турындагы хикәя бөтен авыл халкын кызыксындырды.

Иске Семенкино һәм Яңа Семенкино халкы милли ишегалларын оештырды. Кунаклар чуваш гореф-гадәтләре белән таныша, «хуплу» кебек милли ризыклар, «сăра» чуваш эчемлеге, шулай ук коймак, ватрушка һәм башка бик күп ризыклар белән сыйлана алдылар.

"Бу көн күрше-тирә мөнәсәбәтләрне саклау һәм бер-береңә ярдәм итү мөһимлегенең ачык мисалы булды. Безнең көч нәкъ бердәмлектә бит, без чын һәм ярдәмчел күршеләр булганда барысы да яхшы булачак", - дип уртаклаштылар авыл хезмәткәрләре.

Светлана Прокофьева

Фотолар Семенкино авыл Советыннан.

Якын күрше ерак туганнан яхшырак
Якын күрше ерак туганнан яхшырак
Якын күрше ерак туганнан яхшырак
Якын күрше ерак туганнан яхшырак
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас