"Синең белән горурланам, Русия!"

"Җырлаучы чишмәләр" паркында Русия көненә багышланган бәйрәм программасы шундый исем астында узды.

"Синең белән горурланам, Русия!""Синең белән горурланам, Русия!"
"Синең белән горурланам, Русия!"

12 июньдә без иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсен билгелибез.  Ул милли бердәмлекне, гражданнар тынычлыгын һәм хәзерге Русия тарихында яңа чор башлануын гәүдәләндерә. Бу көн үз илен чын күңелдән яраткан, аның уникаль тарихын һәм бай мәдәни мирасын кадерләгән һәркемне берләштерә.

Дистәләрчә  олылар һәм балалар «Бублик» амфитетарына яраткан Ватаныбызны яратуларын  күрсәтү өчен җыелдылар.

"Урал-Батыр" милли мәдәниятләр сараеның иҗат коллективлары һәм солистлары тамашачыларны кызыклы һәм бай эчтәлекле программа белән сөендерделәр. Талантлы артистлар Русиянең матурлыгын һәм бөеклеген данлый торган әсәрләр башкардылар.

"Яшьтәш " яшьләр сәясәте учреждениесе хезмәткәрләре барлык теләгәннәр өчен мавыктыргыч тематик мәйданчыклар оештырды. Кунаклар хәрби кием һәм корал белән таныша алдылар, "Триколор" акциясендә катнаштылар. Балалар һәм өлкәннәр күңелле уеннарда, викториналарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Яшь кунаклар "Русия минем йөрәгемдә" осталык классында  иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.Шулай ук аквагрим һәм фотозона нокталары да эшләде.

Чара кунаклары онытылмаслык хис-кичерешләр, яхшы кәеф алды.

Светлана Прокофьева

Елена Петрова фотолары

"Синең белән горурланам, Русия!"
"Синең белән горурланам, Русия!"
"Синең белән горурланам, Русия!"
"Синең белән горурланам, Русия!"
"Синең белән горурланам, Русия!"
"Синең белән горурланам, Русия!"
"Синең белән горурланам, Русия!"
"Синең белән горурланам, Русия!"
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас