

Икенче көннең концерт программасында Русиянең 45 төбәгеннән – Саха (Якутия) Республикасыннан алып Ленинград өлкәсенә кадәр, Луганск Халык Республикасыннан алып Ненец автономияле округына кадәр коллективлар катнашты.
Халык иҗаты бәйрәменең икенче көне Совет мәйданындагы Фольклориаданың төп сәхнәсенә бик күп тамашачыларны җыйды.
Кичәне «Мирас» Уфа җыр һәм бию ансамбле ачып җибәрде, ул дәртле биюләр һәм моңлы җырлар аша башкорт халкының бай мәдәниятен һәм традицияләрен осталык һәм ярату белән күрсәтте.
Аннары сәхнәгә иксез-чиксез Ватаныбызның төрле тарафларыннан балалар иҗат коллективлары чыкты, алар үзләренең уникаль номерларын күрсәттеләр. Сәхнәдә иңгә-иң торып илнең бөтенләй төрле почмаклары вәкилләре булган мәлләр аерым атмосфера тудырды. Псков өлкәсе һәм Оренбург, Түбән Новгород җире һәм ерак Хабаровск крае – аларны меңнәрчә чакрым аерып тора, ләкин сәхнәдә үз тамырларына мәхәббәт һәм шатлык бүләк итү теләге берләштерә.
"Иҗат араларны кыскарта, Бу Русиянең көче – аның бердәм икәнен тагын бер кат исбатлый", -– алып баручыларның бу сүзләре кичәнең лейтмотивы булды.