Бөтенрусия авыл Сабан туенда

27 июнь көнне Пенза өлкәсе Кузнецк районы Кече Труев (Дәхтәрни) авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Россия халыклары бердәмлеге елына һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган милли бәйрәмебез илебезнең 50 төбәгеннән 70 меңгә якын кунак җыйды.

Бөтенрусия авыл Сабан туендаБөтенрусия авыл Сабан туенда
Бөтенрусия авыл Сабан туенда

Бәйрәмнең шәрәфле кунаклары арасында Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Псков өлкәсе губернаторы Олег Ковальченко, Оренбург өлкәсенең беренче вице-губернаторы Сергей Балыкин, Псков өлкәсенең беренче вице-губернаторы Дмитрий Савельев һ.б. бар иде.
XVI Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры итеп Татарстан Республикасыннан Раил Нургалиев билгеләнде.
Быелгы XVI Бөтенроссия авыл Сабан туенда татарча азу пешерү буенча кызыклы рекорд куелды. Пешекчеләр 1000 кг татар азуы әзерләде. Ул ит, дөге һәм тозлы кыярдан ясалган традицион татар ризыгы.
Рөстәм Миңнеханов азу ризыгына аерым игътибар бирде. Казаннан килгән “Россия рекордларының гастрономия китабы” редакторы Илдар Тәкиуллин татарча 1000 килограмм азу гастрономия рекордын теркәде. Бу ризыкны теләгән һәркем ашап карый алды.
2027 елда Бөтенроссия авыл Сабантуен Оренбург өлкәсе кабул итәчәк. Бәйрәм Әсәкәй авылында узачак.

Данис Шакиров.

Татар-информ.

 

Бөтенрусия авыл Сабан туенда
Бөтенрусия авыл Сабан туенда
Бөтенрусия авыл Сабан туенда
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас