

Башкортстаннан Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле чыгышы программаның чын бизәге булды. Меңләгән тамашачылар алдында ансамбль бтиючеләре башкорт мәдәниятенең байлыгын чагылдырган зур программа тәкъдим иттеләр.
Мәскәү тамашачысы атаклы «Тархан» биюен, «Кубыз белән» лирик номерын, «Бөркеткә ау» милли уенын, шулай ук «Во имя жизни» һәм «Цвети, мой Башкортостан»театраль-хореографик сюиталарын күрде.
Коллектив чыгышлары фестивальнең төп сәхнәсендә тулы аншлаг белән үтте. Концертта катнашу уникаль башкорт халык бию мәктәбенең югары статусын гомумрусия дәрәҗәсендә раслады.
Шулай ук бу ялларда Мәскәү сабантуенда символик «Бердәмлек һәм дуслык икмәге» пешергәннәр, дип хәбәр итте «Башинформ».
Фото: матбугат хезмәте / Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль