Мәскәү сабантуенда «Бердәмлек һәм дуслык икмәге " пешергәннәр

125 меңнән артык мәскәүле җәйге төп бәйрәм — Мәскәү Сабантуе кунагы булды, ул быел 38 нче тапкыр үткәрелде. Колачлы тантананы Мәскәү, Башкортостан һәм Татарстан Хөкүмәтләре оештырды.

Мәскәү сабантуенда «Бердәмлек һәм дуслык икмәге " пешергәннәрМәскәү сабантуенда «Бердәмлек һәм дуслык икмәге " пешергәннәр
Мәскәү сабантуенда «Бердәмлек һәм дуслык икмәге " пешергәннәр

 «Башкорт этноавыл» төп тарту ноктасы булды. Аның эше «Урал батыр» эпосына багышланган иде. Кунакларны әкият геройлары каршы алды. Федерация Советы Комитеты рәисе Лилия Гомәрова төбәк башлыгы Радия Хәбировның сәламләвен башкорт телендә укыды.

Башкортстан кырларында җыелган ашлыктан бергә «Халыклар бердәмлеге һәм дуслыгы икмәге» пешерү бәйрәмнең кульминациясе булды. Акциядә теләгән һәркем катнаша алды.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас