

Бәләбәй районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Рафаэль Вәлиев җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм Мангуловлар парына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды, бүләк – Русия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыру буенча оештыру комитетыннан. Валерий Петрович һәм Татьяна Николаевна бу бүләкне үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка корылган гаилә бәйләнешләренең ныклыгы, шулай ук балаларны лаеклы тәрбияләгәннәре өчен алдылар.
Социаль үсеш идарәсенең физик культура һәм спорт бүлеге башлыгы Рамил Насыйров күп балалы гаиләләр әгъзаларына "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы билгеләрен тапшырды.
Иҗат коллективлары һәм солистлар тамашачыларны матур концертлары белән сөендерделәр. Бәйрәм күңел ачу, азарт һәм уңай хис-кичерешләргә бай булды. Чара кунаклары осталык классларында, аквагрим зоналарында булдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.
Светлана Прокофьева.
Елена Петрова фотолары