

Быел бәйрәм итү Русия халыкларының бердәмлеге елы, ә Башкортстанда зур һәм тату гаилә елы билгесе астында узды.
Йола буенча борынгы Бөредә уздырыла торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган җиденче бәйрәм фестивалендә төбәк башлыгы Радий Хәбиров республика халкын әлеге искиткеч бәйрәм белән котлады.
Шунсы игътибарга лаек, биредә, Изге Петр һәм Феврония һәйкәле янында, тату һәм күп балалы гаиләләргә Радий Фәрит улы Русия Федерациясе һәм Башкортостан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Приют бистәсеннән Надежда Юрьевна белән Андрей Владимирович Вяловлар гаиләсе дә бар. Биш баланы гаилә традицияләре һәм православие дине рухында тәрбияләгән өчен ир белән хатынга "Ата-ана даны" ордены медале тапшырылды. Котлыйбыз!
Вяловлар фикеренчә, Русия бары тик зур һәм тату гаилә булып кына торгызылачак.
Любовь Иванова әзерләде. Фото БР башлыгы сайтыннан