Путин Русия халыклары телләрендә әдәбият бастыру турында

РФ Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә төбәкләр хакимиятләре белән берлектә Россия халыклары телләрендә матур әдәбият бастыруга һәм таратуга дәүләт ярдәме турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Путин Русия халыклары телләрендә әдәбият бастыру турындаПутин Русия халыклары телләрендә әдәбият бастыру турында
Путин Русия халыклары телләрендә әдәбият бастыру турында

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән, башкару вакыты – агымдагы елның 1 декабре.

Бу йөкләмә, башкалары кебек үк, Президент каршындагы Советның рус телен һәм РФ халыклары телләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча 2 июньдә узган утырышы йомгаклары буенча бирелгән.

Ул вакытта Путин, аерым алганда, балалар лагерьларында рус теле һәм әдәбияты буенча сменалар оештырырга, шулай ук федераль югары уку йортларында рус теле һәм әдәбияты факультетларын булдырырга тәкъдим иткән иде.

Моннан тыш, утырышта «Россия халыкларының әдәби шедеврлары китапханәсе» сериясен нәшер итү хакында фикер алыштылар. Герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен үз эченә алган томны 2027 елда бастырып чыгару планлаштырыла.

Чыганак:  Татар-информ

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас