Халык кәсепләре

“Безнең йорт” этно-мәдәни үзәге шәһәрнең яңа традициясенә – һөнәрчеләр ярминкәсенә старт бирде. Үзәк мәйданчыгына бөтен районнан осталар җыелды: алар үз һөнәрләренең үзенчәлекләре белән уртаклаштылар һәм сатып алучыларга кулдан эшләнгән уникаль әйберләр тәкъдим иттеләр.

Халык кәсепләреХалык кәсепләре
Халык кәсепләре

Ассортиментта – бизәнү әйберләре, текстиль, сувенирлар. Килгәннәр  ашыкмыйча гына прилавкадан прилавкага күчеп йөрделәр: берәүләр туганнарына бүләкләр эзләделәр, икенчеләре үзләре өчен берәр  нәрсә табарга тырыштылар.

Балаларны мастер-класслар аеруча кызыксындырды. Балалар күн брелок-ромашкалар ясадылар, ә соңыннан бәхетлеләр  иҗат җимешләрен өйләренә алып кайттып киттеләр

Алсу Фәизова.

“Безнең йорт” этно-мәдәни үзәге фотолары

 

Халык кәсепләре
Халык кәсепләре
Халык кәсепләре
Халык кәсепләре
Халык кәсепләре
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас