

Аны оештырган Бәләбәй районы ветераннар советында чараны “Буыннар бәйләнеше " дип атап, Халыклар бердәмлеге елына һәм Зур һәм тату гаилә елына, шулай ук МХОда һәлак булганнар истәлегенә багышладылар.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең бүген актив тормыш рәвеше алып барырга мөмкинлекләре бар. Алар спорт, үзешчән сәнгать белән шөгыльләнәләр, экскурсияләргә йөриләр һ. б. Турслетта Бәләбәй һәм Приют ветераннар оешмалары активистлары катнашты. Алар арасында: һәлак булган МХО сугышчысының әти-әнисе Татьяна Федоровна белән Рәсим Мансур улы Гафиятуллиннар, Приют бистәсеннән спортчылар Людмила Андреевна белән Сергей Михайлович Чуриловлар гаиләсе һәм «Непоседа» («Автонормаль» заводы), «Леди на «Бис» (шәһәр һәм район волонтерлары), «Послы долголетия» (Приют) исемле активистларның өч ветеран командасы.
«Чараның максаты һәм бурычы – гаилә кыйммәтләрен сакла һәм ныгыту, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен һәм якыннарыбыз турында кайгыртуны пропагандалау булды", - дип хәбәр итте район ветераннар советы рәисе урынбасары Гүзәл Ишниязова.
Традиция буенча, ветераннарның туристик слеты командалар тезелүдән һәм командирларның рапортларыннан башланган. Ә аннары ярышлар оештырылган. Өлкән яшьтәге кешеләр дартс ярышларында, шашка уйнауда, тартылуда, яткан килеш гәүдәләрен күтәрүдә, тиз вакытка палатка коруда һәм сүтүдә талант һәм осталык күрсәткәннәр. Ә ветераннарның уңышларын мәктәп укучылары – «Чемпион»мәктәбенең яшь спортчылары бәяләгән..
Йомгак ясалганнан соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булган. Аларга кубоклар, медальләр, дипломнар һәм Мактау грамоталары тапшырылган.
Ә бәйрәм төшке ашы белән бергә сыйлану ничек күңелле булган!.
"Барсы да сугышчан , ләкин өйдәгечә җылы булды. Иң мөһиме – медальләр һәм кубоклар түгел! Учак янында төшке аш вакытында (пешекче ашы искиткеч!) катнашучылар гитарага кушылып җырладылар, шигырьләр укыдылар һәм өйдән алып килгән тәмлекәчләре белән уртаклаштылар, – дип сөйләде Приют бистәсе ветераннар советы рәисе Людмила Пашина. - Спорт бәйрәмен шәп оештырган өчен Николай Кухаревка рәхмәтебезне белдерәбез!
Бердәм булганда, без җиңелмәс. Слет шуны исбатлады. Без – бер зур тату гаилә. МХОда геройларыбызны яклыйбыз һәм тизрәк җиңүгә ышанабыз!»
Светлана Шириня.