Башкортстанда Белем көне Халыклар бердәмлеге елы билгесе астында узачак

Карар федераль дәрәҗәдә кабул ителде.

Башкортстанда Белем көне Халыклар бердәмлеге елы билгесе астында узачакБашкортстанда Белем көне Халыклар бердәмлеге елы билгесе астында узачак
Башкортстанда Белем көне Халыклар бердәмлеге елы билгесе астында узачак

 1 сентябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә, көллиятләрендә һәм югары уку йортларында яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар узачак. 2026 елда бәйрәмнең төп темасы ил Президенты игълан иткән Русия халыклары бердәмлеге елы булачак.

2026 елда Белем көненең төп темасы Русия халыклары бердәмлеге елы булачак дигән карар федераль дәрәҗәдә кабул ителде. Бәйрәм чараларын уздыру буенча тиешле тәкъдимнәр Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнде.

Киңәшләр нигезендә, мәгариф учреждениеләрендә тантаналы линейкалар РФ Дәүләт флагын күтәрү һәм дәүләт гимнын башкару тантанасыннан башланачак. Мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә учреждение җитәкчеләреннән һәм мәртәбәле кунаклардан котлау сүзләре яңгыраячак. Оештыручылар бәйрәм чараларына хәрби  хәрәкәтләр ветераннарын, СВОда катнашучыларны, күп балалы һәм күп буынлы гаиләләр вәкилләрен, шулай ук чыгышлары халыклар дуслыгына һәм Русиянең киләчәге өчен уртак җаваплылыкка багышланган  чыгарылыш укучыларын һәм милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләрен чакыруга аерым игътибар бирергә тәкъдим итә .

Барлык мәгариф оешмаларында уку елы "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" проектының беренче дәресеннән башланачак.

Башкортстанда 2026 ел шулай ук Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде, бу буыннар һәм гаилә кыйммәтләренә тәрбия төсмерен көчәйтә.

 

ФОТО: ачык чыганаклардан

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас