"Смайлик ВОСик " командасы җиңү яулады

23нән 25 июльгә кадәр Белорет районында Агыйделнең матур ярында Ар ташы итәгендә Сукырлар җәмгыятенең Башкортстандагы  оешмасы тарафыннан республика "Туриада-2026" үткәрелде. "Смайлик ВОСик" Бәләбәй урындагы оешмасы командасы анда беренче урынны яулады.

"Смайлик ВОСик " командасы  җиңү яулады"Смайлик ВОСик " командасы  җиңү яулады
"Смайлик ВОСик " командасы җиңү яулады

Туристлар  ярышларында Бәләбәй, Белорет, Мәләвез һәм Уфадан җиде команда катнашты. Бу шәһәрләрдә Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең урындагы бүлекчәләре актив эшли.

"Смайлик ВОСик" командасыннан Финат Минебаев, Эдуард Михайлов, Саҗидә Янузакова, Эльвира Степанова, команда капитаны Раиса Никитина чыгыш ясады. Фото һәм видео материалларны Айгөл Миңнегалимова әзерләгән.

Бәләбәй командасы әгъзалары җәйге сәяхәттән алган тәэсирләре турында сөйләделәр.

Алар сүзләренчә, туриада программасы автоном поход шартларына  якынайтылган. Ул классик туристлык күнекмәләрен дә, спорт ориентлашуы элементларын да үз эченә алган. Катнашучылар  рюкзаклар җыйган, альпинист төеннәрен бәйләгән, бүрәнә аша үткән, учак якканнар, палаткалар корганнар һ.б. . Шулай ук жюри әгъзаларын кыр шартларында әзерләнгән ризыклары белән дә гаҗәпләндергәннәр.  Визитка конкурсы чараның финал аккорды булган, анда катнашучылар иҗади сәләтләрен күрсәткәннәр.

- Безнең команда югары дәрәҗәдәге әзерлек, җиңүгә ныклы ихтыяр һәм гамәлләрнең искиткеч көйле булуын күрсәтте. Бу җиңү – тырыш күнегүләр һәм чын команда эше нәтиҗәсе,  – дип билгеләп үтте оешма рәисе Саҗидә Янузакова.

Светлана Прокофьева

Фотолар Сукырлар җәмгыятенең Бәләбәй бүлекчәсеннән.

 

"Смайлик ВОСик " командасы  җиңү яулады
"Смайлик ВОСик " командасы  җиңү яулады
"Смайлик ВОСик " командасы  җиңү яулады
"Смайлик ВОСик " командасы  җиңү яулады
"Смайлик ВОСик " командасы  җиңү яулады
"Смайлик ВОСик " командасы  җиңү яулады
"Смайлик ВОСик " командасы  җиңү яулады
"Смайлик ВОСик " командасы җиңү яулады
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас