Спорт коллективларны берләштерә

Бәләбәй шәһәр стадионында хис-тойгылар зур турнирлардагыдан ким кайнамады: физкультурачылар көне алдыннан “Бәләбәй “Почет билгесе” орденлы  сөт комбинаты» (БМК) һәм «БелЗАН» җәмгыяте хезмәткәрләре традицион дүртенче «Хәрәкәт йөрәкләрне кабыза»спартакиадасында очраштылар

Спорт коллективларны берләштерәСпорт коллективларны берләштерә
Спорт коллективларны берләштерә

Спортчылар ике көн буе төз атуда, җиңел атлетика, кул көрәштерү, гер күтәрү, дартс, стритбол, волейбол, футбол уеннарында һәм аркан тартуда үзләрен сынап карадылар. Бигрәк тә футбол көрәше (2:1 «БелЗАН» файдасына) һәм арканны финал тартышы кызу булды – нәкъ менә ул кубок язмышын хәл итте дә инде.

Чагу мәлләр дә булды: сөт комбинатының  черлидерлар төркеме онытылмаслык тамаша оештырды – плакатлар, помпоннар һәм синхрон хәрәкәтләр командаларны финишка кадәр энергия- илһам  белән “тукландырды”.

Регина Иванова. Елена Петрова фотолары

Спорт коллективларны берләштерә
Спорт коллективларны берләштерә
Спорт коллективларны берләштерә
Спорт коллективларны берләштерә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас