Гәрәевлар - тугрылык үрнәге

М. Горький исемендәге токымчылык заводының үзәк усадьбасы авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераннары Гөлкәй Мөхәррәм кызы белән  Җәвит Ягит улы Гәрәевлар  күптән түгел алтын туйларын билгеләделәр. Аларның гомере  –  һөнәрләренә һәм бер-берсенә тугрылык үрнәге ул.

Гәрәевлар - тугрылык үрнәгеГәрәевлар - тугрылык үрнәге
Гәрәевлар - тугрылык үрнәге

"Укытучы Гәрәевларның гаиләсе  – гаҗәеп гади һәм хезмәт сөючән кешеләр. Гомер буе Максимгорький мәктәбендә эшләделәр. Педагог Гәрәевлар күп балаларга тормышка юллама бирделәр. Алар турында газетада сөйләгез әле, – дип үтенде  Максим-Горький авыл советы авыл биләмәсе хакимияте җирлеге  башлыгы Надежда Красильникова.

Редакциядән шалтырату Гәрәевлар өчен көтелмәгән булды.

 –  Тормышыбыз бик гади, бәлки безнең турыда язарга да кирәкмидер. Укучыларыбыз һәм балаларыбызның уңышлары белән горурланабыз гына, – диде Гөлкәй Мөхәррәм кызы. Шулай да сөйләшү булды.

Гөлкәй белән Җәвит төзелеш отрядында танышалар. Икесе дә Стәрлетамак педагогика институтының физика-математика факультетында укыйлар.

 – Безнең студентлар төзелеш отрядын Приют элеваторы төзелешенә җибәрделәр. Шушында, Приютта, без бер-беребезне күрдек. Мин –  беренче, Җәвит өченче курсны тәмамлый идек.  Мин Җәвит Гәрәевның тумышы белән Ярмәкәй районының Тарказы авылыннан икәнен белдем. Җәвитнең әти-әнисе – бөек хезмәт ияләре,  безне тормышның барлык авырлыклары һәм шатлыклары тигез булырга тиеш дип өйрәттеләр. 1976 елның җәендә өйләнештек. Мин Бөрҗән районының Байназар авылында укытучылар гаиләсендә тудым (аларның гомуми педстажы 80 елдан артык). Әти-әнием минем сайлавымны хуплады. Туй күңелле булды, милли традицияләрдә, кунаклар безгә бәхет һәм мәхәббәт, бәбтләр алып кайтуыбызны  теләделәр, биеделәр, җырладылар, уен-көлке күп булды …

Әти-әниләрнең сүзен истә калдырдык, гаилә – ул бербөтен. Бер-беребезгә ярдәм итеп, шулай яшибез дә, без бит XX гасырдан,  – дип уртаклашты Гөлкәй ханым.

Җәвит Ягит улы – 1952 елда, ә Гөлкәй Мөхәррәм кызы 1955 елда туган.  Гәрәевларның икесенә  145 яшь, шул исәптән 80 ел педагогик стаж һәм 50 ел ирле-хатынлы тормыш! Бу саннар катгый математик формулаларга туры килми, ләкин математиканы искә төшермичә дә булмый. Хатыны математика дәресләре алып барган, ә ире – физика дәресләре.

Педагог Гәрәевлар өч бала үстерәләр: олы кызлары Римма – педагог, Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган; уллары Урал Уфа авиация университетында укыган, белгечлеге буенча армиядә хезмәт итә; төпчек уллары Азат Уфа нефть университетын тәмамлаган, Төмәндә яши һәм эшли.

 – Балалар үстеләр дә таралыштылар. Алар безгә ике онык һәм дүрт оныка бүләк иттеләр. Иң өлкәннәре  – студентлар инде. Бер оныкабыз быел мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына әзерләнә. Безнең өчен балаларның кайтуы  – чын бәйрәм!  Кызлар яңа модалы бәлешләр белән гаҗәпләндерә, әмма безнең зур бәлеш, кыстыбый кебек милли риызыкларыбызны да алар бик яраталар.

Алтын туй көнендә балаларыбыз һәм оныкларыбыз безне котларга ккайттылар, моннан да зур бүләк була алмый! – дип уртаклаштылар юбилярлар.

Балалар үскән чакта әти-әниләре алар белән бик күп сәяхәт итәргә, кызыклы урыннарны күрсәтергә тырышканнар. Хәзер инде  онык-туристларның фотоотчетларын карап  шатланалар.

Гәрәевларның сәяхәткә тартылуы пенсиягә чыккач та бетмәгән: мөмкин булганча сәяхәткә чыгып китәләр. Ә болай  вакытларын өй мәшәкатьләре белән үткәрәләр.

Үз йортыңда эш һәрвакыт була, ә яшелчә бакчаңа бар икән,  бигрәк тә. Пенсиягә чыккач, ветеран педагоглар бал кортлары белән шөгыльләнәләр, чөнки хуҗабикәнең туган ягы – иң тәмле бал белән танылган Бөрҗән районы.

"Күңел өчен почмак ясарга булдык" – Гәрәевлар Заовражьедагы умарталыклары турында шулай диләр. Буш вакытларында ир белән хатын күп укый.

Гөлкәй Мөхәррәм кызы белән Җәвит Ягит улы хезмәт эшчәнлекләрен иренең туган ягында, Ярмәкәй районында башлаганнар, М.Горькийга  монда укытучылар җитмәгәндә күчеп килгәннәр. Бу карарларына алар бер тапкыр да үкенмәгәннәр:  аларның йорты һәм көч урыны монда.

Гөлкәй Мөхәррәм кызы белән Җәвит Ягит улы күптән инде физика һәм математика дәрәҗәсендә берләшкәннәр!

Шулай да Гәрәевләрнең озын гомерле булуларының сере  үзара мәхәббәт һәм татулыкта, гаилә кыйммәтләрен саклауда һәм дөрес тәрбияләнүдә.

Любовь Иванова

Фото гаилә альбомыннан

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас