Беренче разрядлар, шәхси рекордлар һәм Русия Кубогына юл

10 августта “Чемпион” спорт мәктәбе базасында Халыкара гер спорты көненә багышланган гер спорты буенча ачык беренчелек булып узды. Турнир “Башкортстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерү”проекты кысаларында оештырылды.

Беренче разрядлар, шәхси рекордлар һәм Русия Кубогына юлБеренче разрядлар, шәхси рекордлар һәм Русия Кубогына юл
Беренче разрядлар, шәхси рекордлар һәм Русия Кубогына юл

Бу көнне беренчелектә тәҗрибәле атлетлар да, гер спортында беренче адымнарын гына ясаучылар да катнашкан. Һәр катнашучы үз-үзен уздырырга һәм шәхси нәтиҗәсен яхшыртырга омтылган. Һәм күпләр моңа ирешкән.

Яңа спорт чикләрен яулаган спортчылар үзләрен аеруча чагу күрсәткәннәр. Сергей Бабаджанов һәм Ярослав Кузнецов яшүсмерләр арасында беренче разряд нормативын үтәгәннәр. Камил Андреев, яшүсмерләр арасында икенче разрядны раслап, бер баскычка күтәрелгән, ә Артем Хаҗиев өченче разрядны раслаган.

Егор Цюпконың казанышы аерым игътибарга лаек: ул 32 кг авырлыктагы герне 123 тапкыр күтәргән һәм үзенең шәхси нәтиҗәсен сизелерлек яхшырткан. Сүз уңаеннан, Егор Башкортстан җыелма командасы составына керде һәм сентябрьдә Дрндагы Ростов шәһәрендә гер спорты буенча Русия Кубогында Республика исеменнән чыгыш ясаячак.

Беренчелекнең җиңүчеләре: Рамзан Хәмитов, Ринат Насыйбуллин, Егор Егсенков, Артем Галиуллин, Сергей Бабаджанов, Анастасия Ефимова, Егор Цюпко, Ульяна Швыркова һәм Камил Андреев. Яшь спортчыларны гер спорты буенча тренер-укытучылар Ирина һәм Винер Абзаловлар әзерләгән. Аларның тәҗрибәсе, таләпчәнлеге һәм ярдәме балаларга мөмкинлекләрен ачарга һәм ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска ярдәм итә.

Регина Иванова әзерләде. “Чемпион” спорт мәктәбе фотосы

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас