

Бәләбәйдән «Чемпион» спорт мәктәбе спортчылары игътибар үзәгендә булды. Бәләбәйлеләрнең катнашырга гына түгел, җиңәргә килүләре беренче көннән үк ачыкланды. Артур Шайморатов 483 очко җыеп, ир-атлар арасында ышанычлы рәвештә алтын медаль алды, ә Анастасия Сафонова хатын-кызлар зачетында көндәшләренә шанслар калдырмады – аның нәтиҗәсе 477 очко тәшкил итте.
Икенче көн төгәллеккә тизлек өстәде. Ачери – өч ут рубежы белән 4 чакрымга узышу – ныклыкка сынау ул: дистанциянең һәр өлешеннән соң спортчы, сулышы кысылганда, мускуллары киеренкелектән янганда, мишеньгә тидерергә тиеш. Биредә бәләбәйлеләр тагын таң калдырды: Тимур Шәйморатов ир-атлар арасында беренчелекне яулады, ә Анастасия Сафонова яңадан пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Көмеш медаль яулаган Юлия Ямалетдинова да читтә калмады.
Көннең икенче яртысында, классик атыш башлангач, дәрт тагын да артты. Роман Солтанов ир-атлар арасында – бронза, хатын-кызлар арасында алтын янә Анастасия Сафоновага эләкте, ә Наргизә Маннанова бронза алды.
Чемпионатның финал аккорды команда эстафетасы булды. Көрәш бик каты барды: киеренкелек дистанциянең соңгы метрларына кадәр кимемәде. Тимур Шәйморатов, Роман Солтанов, Юлия Ямалетдинова һәм Анастасия Сафонова составындагы 1 нче команда, алтыннан бер адымда гына туктап, көмеш медальләр яулады. Икенче Бәләбәй командасы – Святослав Белюшин, Артур Шайморатов, Наргиза Маннанова һәм Злата шайморатова – республиканың иң көчле көндәшләре белән киеренке көрәштә район данын лаеклы яклап, бишенче урынны алдылар.
Турнир нәтиҗәләре буенча Бәләбәй спортчылары 2026 елның 21-31 августында Саранскида (Мордовия Республикасы) узачак Русия чемпионатына юллама алды. Алда – яңа чикләр һәм тагын да җитдирәк көндәшлек, әмма Белоретта тупланган тәҗрибә һәм ышаныч егетләр өчен ышанычлы таяныч булачак.
Регина Иванова. «Чемпион»спорт мәктәбе фотосы