Триколор берләштерә!

22 августта Русиядә Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәм алдыннан Бәләбәй районының мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә балалар һәм яшьләргә юнәлдерелгән чаралар уздырылды.

Триколор берләштерә!Триколор берләштерә!
Триколор берләштерә!

Бәләбәй шәһәре сәнгать галереясендә "Контрактчы” проекты кысаларында “Без – бергә!” илсөярлек акциясе оештырылды. Анда 30 нчы “Аленушка” һәм 29 нчы “Дюймовочка” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Балалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен  саклык чаралары ясадылар. Эшләнмәләрне Русия триколоры элементлары һәм изге теләкләр белән тулыландырдылар; обереглардагы төп язу - «Сезне өйдә көтәләр!». Акция барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар бердәмлек һәм Ватанга тугрылык символы буларак флагның әһәмияте турында фикер алыштылар.

"Контрактчы” проекты кысаларында тагын бер чара “Яшьтәш” яшьләр сәясәте учреждениесенең яшьләр башлангычларын үстерү үзәгендә узды. Анда «Изгелек талисманы» осталык классы оештырганнар.

"Җырчы чишмәләр” паркында актив программа әзерләгәннәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Мирас” учреждениесе  педагоглары спорт чарасы үткәрделәр, чарада  игътибарлы булуга, командада эшли белүгә һәм дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәткә басым ясадылар. Программага берничә уен керде. «Ак, зәңгәр, кызыл» уенында балалар сигналларга тиз җавап бирергә өйрәнделәр. “Флагны тапшыр” эстафетасында катнашучылар, тиз һәм пөхтә эш итәргә тырышып, бәйрәм символын кулдан кулга тапшырдылар һ.б.

Балалар шулай ук “Сазлык аша түмгәкләр буйлап” уенында “куркыныч урыннарны” үттеләр һәм “Флаг төзе” биремендә символиканы белүләрен күрсәттеләр: триколор килеп чыксын өчен төсләрне дөрес урнаштырырга кирәк иде. Барлык катнашучылар да яңа күнекмәләр һәм уңай хис-тойгылар алдылар.

Дәүләт флагы көне алдыннан Аксаков авыл җирлеге китапханәсе хезмәткәрләре “Русия флагы ил өстендә горур күтәрелгән” патриотик сәгате үткәрделәр. Укучылар Русия флагы тарихы белән таныштылар. Очрашу барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм триколорның кайчан барлыкка килүен, аның төсләре нәрсәләрне чагылдыруын һәм Русиянең иң зур әләме кайда күтәрелүен белделәр.

Алсу Фәизова.

Фотолар Бәләбәй мәдәният учреждениеләреннән.

Триколор берләштерә!
Триколор берләштерә!
Триколор берләштерә!
Триколор берләштерә!
Триколор берләштерә!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас