

Чираттагы "Бал туе" сәүдә мәйданчыгы республиканың төрле тарафларыннан: Бәләбәй, Бишбүләк, Ярмәкәй һәм Миякә районнарыннан 20 умартачыны җыйды. Аларга Татарстаннан һәм Оренбург өлкәсеннән умартачылар кушылды.
Район халкы һәм кунаклар балның төрле төрләрен рәхәтләнеп татып карадылар, сатып алдылар. Ассортимент бик киң иде – төрле сортлардан тыш, бал сувенир савытларда да, кәрәзлесе дә тәкъдим ителде, салдырып та алып булды..
Тәҗрибәле умартачылар үз һөнәрләре серләре белән теләп уртаклаштылар, балны ничек дөрес сайларга һәм сәламәтлекне ныгыту өчен умартачылык продуктларын (перга, серкә, прополис) ничек кулланырга икәнен сөйләделәр.
"Мин канәгать. Аралашу миңа бик күңелле булды, – дип уртаклашты фестивальдә катнашучы, Ярмәкәй районыннан умартачылар династиясе вәкиле Самат Кәлимуллин. – Барсы да елмая, көн аяз. Күп умартачылар белән инде күп еллар аралашабыз. Фестиваль идеясе миңа ошады, әгәр чакырсалар, тагын киләчәкмен".
Бәйрәмнең кәсепчелек өлеше дә кызыклы булды. Осталар агачтан сувенирлар, бәйләнгән әйберләр, сабын, уенчыклар, балавыздан һәм эпоксид сумаладан ясалган стильле эшләнмәләр тәкъдим иттеләр. Аерым бер почмакны балалар иҗатына багышладылар, ә барлык теләүчеләр өчен осталык класслары уздырдылар, анда һәркем үзен нинди дә булса һөнәрдә сынап карый алды.
Фестивальдә үлән чәйләре, тәмлекәчләр белән сыйлану мөмкинлеге дә каралган иде.
Үзәк мәдәният сарае һәм "Урал-Батыр" милли-мәдәни сарае иҗат коллективларының концерт программасы бәйрәмнең бизәге булды. Тамашачыларны озын буйлы курчаклар да сөендерде, алар күңел күтәренкелеге тудырды, балаларның да, өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп итте.
"Борынгы кала" үзәге өчен "Бал туе" уздыру дебют булды. Фестивальне оештыручылар – Бәләбәй районы хакимияте – тәҗрибәне уңышлы дип саный: ярминкәне җәелдерергә, чыгышлар һәм осталык класслары оештырырга урын җиткән, һәм хәзер мәйданчыкны алга таба үстерергә ниятлиләр.
Фестиваль чын-чынлап гаилә чарасы булды: биредә файдалы әйберләр сатып алырга да, ниндидер яңа нәрсәләр белергә дә, якыннарыбыз арасында күңелле итеп вакыт уздырырга да мөмкин иде. "Бал туе" гади шатлыкларның – тәмле бал, яхшы очрашулар һәм иҗат – кешеләрне берләштерергә һәм якты хис – кичерешләр бүләк итәргә сәләтле булуын тагын бер кат исбатлады.
Светлана Шириня
Елена Петрова фотосы