Ижевскида Русия халыклары телләре көненә багышланган дуслык бәйрәме узды

8 сентябрьдә Русия халыклары телләре көне билгеләп үтеләчәк. Бу уңайдан Удмуртия башкаласы – Ижевск шәһәрендәге Муса Җәлил исемендәге китапханәдә бәйрәм чарасы узган. Бу хакта Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы хәбәр итте.

Ижевскида Русия халыклары телләре көненә багышланган дуслык бәйрәме уздыИжевскида Русия халыклары телләре көненә багышланган дуслык бәйрәме узды
Ижевскида Русия халыклары телләре көненә багышланган дуслык бәйрәме узды

Чараның максаты – Русия халыклары телләрен саклау һәм аларга ярдәм итү. Бәйрәм туган телгә, милли киемгә, милләтләрнең гореф-гадәтләренә багышланды, диелә хәбәрдә.

Бәйрәмдә өч милләт вәкилләре очрашкан: «Бәхет» татар ансамбле, «Задор-мылкыд» удмурт ансамбле һәм «Вересень» рус ансамбле һәрберсе үз милләтенең гореф-гадәтләре белән таныштырган. Дуслык бәйрәме зур түгәрәк уенга басып җыр-бию белән тәмамланган.

Татар-информ

Фото: Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас