

Бәләбәй татар гимназиясендә дә бу көнгә багышланган матур чаралар узды. Укучылар «Мин милли костюмда укыйм» акциясендә актив катнаштылар, укырга милли киемнәрдә килделәр.
8 сентябрьдә, Башкортстанда беренче тапкыр Русия халыклары телләре көнен билгеләп үткән көнне дә уку йортында туган телләргә багышланган чаралар узды.. Төрле милләт вәкилләренең бер-берсенә карата үзара ихтирамы, тынычлыкта һәм татулыкта яшәве – Башкортстанның һәм илебезнең төп хәзинәсе.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Фотолар татар гимназиясеннән