Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә туган телгә һәйкәл ачылды

Самара шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбендә Русия халыклары телләре көнен бәйрәм итү кысаларында туган телгә һәйкәл ачылды. Бу хакта «Самара татарлары» газетасы хәбәр итте

Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә туган телгә һәйкәл ачылдыСамараның «Яктылык» татар мәктәбендә туган телгә һәйкәл ачылды
Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә туган телгә һәйкәл ачылды

Әлеге истәлекле дата Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2025 елның ноябрендә гамәлгә куелды һәм бөек шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көненә туры китереп сайланды. Бу тирән мәгънәгә ия: Рәсүл Гамзатов үз иҗатын туган авар телендә язган, ә рус теле ярдәмендә аның шигырьләре бөтен дөньяга танылган. Бу чара бәйрәмнең төп идеясен ассызыклый – Русиянең байлыгы телләр һәм мәдәниятләр гармониясендә, ә илнең көче аларның бердәмлегендә, диелә хәбәрдә.

Русия Федерациясе халыклары телләре көне илебездә яшәүче халыкларның тел һәм мәдәният мирасын саклауга һәм үстерүгә, шулай ук милләтара татулыкны һәм Русия олы халыкның бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән.

Татар-информ

Фото: «Самара татарлары» газетасы

 

Автор:
Читайте нас