Рус костюмын яратып

«Урал-Батыр» сараеның славян мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре Башкортстанның республика  сукырлар өчен махсус китапханәсенең Бәләбәй филиалында «Славян костюмы мирасы»  танып белү сәгате үткәрделәр. Чара республикада 11 сентябрьдә билгеләп үтелүче Милли костюм көненә багышланды.

Рус костюмын яратыпРус костюмын яратып
Рус костюмын яратып

Исегезгә төшерәбез, бу көн рәсми рәвештә 2020 елда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән билгеләнде. Бәйрәм елына ике мәртәбә -апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында билгеләп үтелә.

Чарада китапханә укучылары һәм хезмәткәрләре, шулай ук Сукырлар җәмгыятенең  Бәләбәй урындагы  оешмасы әгъзалары катнашты.

Очрашуда катнашучылар үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Алып баручы, славян мәдәнияте үзәге мөдире Алсу Фаизова ата-бабаларыбызның көндәлек тормышта һәм бәйрәмнәрдә ничек киенүләрен сөйләде. Ул төрле чорлардагы традицион костюмнар, аларның символикасы һәм әһәмияте турында бәян итте. Катнашучылар тукымаларның ничек ясалганын һәм киемнәрнең ничек бизәлгәнен белделәр.

"Картуз” конкурсы аеруча зур кызыксыну уятты! Бу баш киеме ир-ат образының мөһим өлеше булып санала, анда практиклык та, стиль дә чагыла. Уен барышында һәркем тылсымлы кәрзиннән биремнәрне теләп үтәде, һәркем  артистлыгын күрсәтә һәм иҗади мөмкинлеген балкыта алды.

Аннары кунаклар бәйрәмнең музыкаль битен ачып җибәрделәр: халык җырларын бергә  башкардылар.

Очрашу баш киеме-кокошник  ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды. Һәркем үзе белән матур аксессуар гына түгел, ә славян тарихының бер өлешен дә алып китте.

Светлана Прокофьева әзерләде

«Урал Батыр» сарае  фотолары

 

Рус костюмын яратып
Рус костюмын яратып
Рус костюмын яратып
Рус костюмын яратып
Рус костюмын яратып
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас