Ватанга мәхәббәт гамәлләрендә чагыла

Уфада узган «Ватан көсө – Ватан көче» бишенче республика форумында Бәләбәй районының Семенкино  авыл Советы депутаты һәм яңа Семенкино а вылы территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гера Федоровага Башкортостан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу бүләкләүне ул «Атайсал»проектына керткән зур өлеше өчен алды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ватанга мәхәббәт гамәлләрендә чагылаВатанга мәхәббәт гамәлләрендә чагыла
Ватанга мәхәббәт гамәлләрендә чагыла

Гера Степановна –  кече ватанына чын мәхәббәт үрнәге. Ул бөтен гомерен туган авылына багышлады, анда бик күп уңай үзгәрешләр инициаторы булды. Аның активлыгы ППМИ программаларында катнашуы белән генә чикләнми, ул волонтерлык эшчәнлеге белән актив  шөгыльләнә, махсус хәрби операция зонасында сугышкан якташларына ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, Гера Федорова МХО сугышчыларының гомерен һәм сәламәтлеген саклаучы маскировка плащлары җитештерүне оештырды. Волонтер кирәкле материалларга акча җәлеп итеп кенә калмыйча, шәхсән авылдашларын аларны әзерләү технологиясенә  өйрәтте. Аның үрнәге күпләрне илһамландыра, хәтта бер кеше дә дөньяны яхшы якка үзгәртергә сәләтле икәнен күрсәтә.

Светлана Прокофьева

Семенкино авыл биләмәсе фотолары

Ватанга мәхәббәт гамәлләрендә чагыла
Ватанга мәхәббәт гамәлләрендә чагыла
Ватанга мәхәббәт гамәлләрендә чагыла
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас