Аксаков бәйрәме "Өмет кыңгыраулары" традицион кичәсе белән тәмамланды

Бәләбәй җирендә XXXVI Халыкара Аксаков бәйрәме "Өмет кыңгыраулары" традицион кичәсе белән тәмамланды Үзәк Бәләбәй мәдәният сараеның залы тулы. Беләләбәйлеләр өчен "Өмет кыңгыраулары" кичәсе күптән инде  –  мәдәниятнең бер өлеше һәм Аксаковлар гаиләсенең бөек мирасына кагылу мөмкинлеге.

Аксаков бәйрәме "Өмет кыңгыраулары" традицион кичәсе белән тәмамландыАксаков бәйрәме "Өмет кыңгыраулары" традицион кичәсе белән тәмамланды
Аксаков бәйрәме "Өмет кыңгыраулары" традицион кичәсе белән тәмамланды

Бәйрәм программасын БРның атказанган халык иҗаты коллективы Павел Крылов җитәкчелегендәге рус халык уен кораллары оркестры ачып җибәрде.

Бәләбәй районы хакимияте  башлыгы Азат Сәхәбиев кунакларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте , ул биредә  чын әдәбият сөючеләр һәм ата-бабалары мирасына сакчыл карашта булучылар җыелуын билгеләп үтте.

"Без Аксаков белән элемтә өчен горурланабыз һәм язучы турында истәлек китапларда гына түгел, кешеләрнең эшләрендә һәм йөрәкләрендә дә яшәсен өчен тырышабыз",  –  дип ассызыклады Азат Альверт улы.

Кичәдә чыгыш ясадылар:

Санкт-Петербургтан рус әдәбияты институтыннан (Пушкин йорты) филология фәннәре докторы Андрей Дмитриев, Сербиядән язучы Милутин Журинчкович, Финляндиядән тикшеренүче һәм этнограф Пекка Тапио Сутинен, "Наш современник" журналының баш мөхәррире Карина Сәйдәметова һәм журналның генераль директоры Сергей Куняев, РФның халык артисты, Уфа сәнгать академиясе профессоры Таңчулпан Бабичева.

Җырчы, Русиянең атказанган һәм Башкортстанның халык артисткасы Татьяна Петрованың чыгышы Аксаков кичәсендә сенсация булды.

Үзәк мәдәният сараеның иҗат коллективлары да программаны бизәделәр.

"Дарман"курайчылар ансамбле, "Акбузат" халык биюләре ансамбле, "Здравица" фольклор ансамбле, "Реченька" вокаль ансамбле, Ильмира Маликова, Юрий Моляков үзләренең иҗаты белән уртаклаштылар,

Аксаков бәйрәменең даими катнашучысы - Уфадан "Таусень" вокаль ансамбле дә балкып торды.

Бәйрәм программасын тантаналы рәвештә БРның атказанган халык иҗаты коллективы "Русские звоны" хоры тәмамлады.

Залда Аксаков фонды рәисе, язучы Михаил Чванов утырды, аның адресына бик күп яхшы сүзләр әйтелде.

Любовь Иванова.  Елены Петрова фотолары

 

Аксаков бәйрәме "Өмет кыңгыраулары" традицион кичәсе белән тәмамланды
Аксаков бәйрәме "Өмет кыңгыраулары" традицион кичәсе белән тәмамланды
Аксаков бәйрәме "Өмет кыңгыраулары" традицион кичәсе белән тәмамланды
Аксаков бәйрәме "Өмет кыңгыраулары" традицион кичәсе белән тәмамланды
Аксаков бәйрәме "Өмет кыңгыраулары" традицион кичәсе белән тәмамланды
Аксаков бәйрәме "Өмет кыңгыраулары" традицион кичәсе белән тәмамланды
Аксаков бәйрәме "Өмет кыңгыраулары" традицион кичәсе белән тәмамланды
Аксаков бәйрәме "Өмет кыңгыраулары" традицион кичәсе белән тәмамланды
Аксаков бәйрәме "Өмет кыңгыраулары" традицион кичәсе белән тәмамланды
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас