“Балкыш” татар җыры ансамбле– беренче урында!

Ярмәкәй районының Бекетово авылында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган беренче “Көзге моңнар” вокалчылар конкурсы узды.

“Балкыш” татар җыры ансамбле–  беренче урында!“Балкыш” татар җыры ансамбле–  беренче урында!
“Балкыш” татар җыры ансамбле– беренче урында!

Бәйге Ярмәкәй һәм Бәләбәй районнарыннан 60 + яшьлек җыр-моң сөючеләрне җыйды. Җыр галиҗанәпләре бәйрәме  халык иҗатының чын тантанасына әйләнде, анда һәр катнашучы үзенең кабатланмас талантын, сәхнә осталыгын күрсәтә алды.

Ярмәкәй районынынан “Ялгат” мордва ансамбле һәм “Пилеш” чуваш ансамбле, ә Бәләбәйдән “Балкыш” татар ансамбленең катнашуы  Русия халыклары бердәмлеге елында һәм Башкортстанда  зур һәм тату гаилә елында төрле милләтләрнең дус һәм тату  яшәвен, халыклар бердәмлеген тагын бер кат ассызыклады.

Әйтергә кирәк, барлык  катнашучылар да лаеклы чыгыш ясады,ә менә  “Урал-Батыр” милли-мәдәни  сарае каршындагы “Балкыш” татар җыры ансамбленең (җитәкчесе Олеся Ислибаева)  чыгышы аеруча тәэсирле булып,  мәртәбәле жюриның да, тамашачыларның  күңелен яулады. Коллектив “Сагыну”, “Гармунчы булсын ярың” татар халык җырларын һөнәри дәрәҗәдә оста башкарып, лаеклы җиңү  – беренче урын яулады. Башкару осталыгы белән бергә балкышларның сәхнәдә үзләрен тотышлары, искиткеч матур милли киемнәре дә тамашачылар күңленә хуш килде.

Ялгыз җыр башкаручылар арасында әлеге  ансамбль җырчысы, 79 яшьлек Зәлирә Хуҗиеваның чыгышын зал  бик җылы кабул итте. “Халык вокалы” номинациясендә ул шактый катлаулы җырлар (“Туган авылым” ,“Шәл бәйләдем”) башкарып, мактаулы икенче урын яулады. Ходай тарафыннан бирелгән аның саф тавышы, халыкчан башкару осталыгы тыңлаучыларны да,хөкемдарларны да сокландырды.

“Балкыш” коллективы һәм Олеся Салават кызы коллективның әлеге, гомумән  һәр чыгышын музыкаль яктан бизәүче, маһир гармунчы,  аккомпаниатор Әдһәм Әхәт улы Шәймөхәмәтовка рәхмәтле.

Байтак вакыттан соң “Балкыш татар җыры коллективының сәхнәгә кайтуы һәм конкурсларда катнаша башлавы шатландыра. Лаеклы җиңү аларны яңа уңышларга, иң мөһиме – кабатланмас татар җырларын балкытып, зәвыклы тамашачының яратуын яулауга дәртләндерсен.

Афәрин, “Балкыш”!  Рәхмәт сиңа, халкым!

Зәйфә Салихова.

 

 

“Балкыш” татар җыры ансамбле–  беренче урында!
“Балкыш” татар җыры ансамбле–  беренче урында!
“Балкыш” татар җыры ансамбле–  беренче урында!
“Балкыш” татар җыры ансамбле–  беренче урында!
“Балкыш” татар җыры ансамбле–  беренче урында!
“Балкыш” татар җыры ансамбле–  беренче урында!
“Балкыш” татар җыры ансамбле–  беренче урында!
“Балкыш” татар җыры ансамбле–  беренче урында!
“Балкыш” татар җыры ансамбле– беренче урында!
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас