Тизрәк, дәррәү, бергә

Узган шимбәдә Бәләбәйне илнең иң массакүләм спорт бәйрәмнәренең берсе – «Милләт кроссы» бөтенрусия йөгерү көне каршы алды. Бөтен ил буйлап йөзләрчә мең русияле старт линияләренә чыкты, һәм безнең район бу колачлы вакыйганың бер өлеше булды.

Тизрәк, дәррәү, бергәТизрәк, дәррәү, бергә
Тизрәк, дәррәү, бергә

 "Милләт кроссы " Русиядә 2004 елдан бирле үткәрелә һәм хаклы рәвештә иң зур җиңел атлетика чараларының берсе булып санала. 26 сентябрь иртәсе көзгечә җылы һәм аяз, йөгерү өчен бик яхшы булды. Сәламәтлек сукмагына, Бәләбәйдә җиңел атлетика стартлары уздырыла торган традицион урынга, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән алып өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр –  388 кеше җыелды.

Старт алдыннан катнашучыларны Бәләбәй шәһәре шәһәр биләмәсе  башлыгы Татьяна Зубова, ветераннар советы рәисе Александр Буйлов, социаль үсеш идарәсенең физкультура һәм спорт бүлеге башлыгы Рамил Насыйров сәламләделәр. Алар көндәлек тормышта спортның әһәмиятен билгеләп үттеләр,  массакүләм һәм сәламәт тормышка омтылулары өчен Бәләбәй халкына рәхмәт белдерделәр.

Ярышлар берничә дистанциядә узды, аларның һәркайсы үз яшь категорияләрен берләштерде. Сәламәтлек сукмагы читендә  катнашучыларны җанатарлар – дуслар, укытучылар, тренерлар, туганнар көтте: аларның ярдәме маршрутта йөгерүчеләргә көч өстәде.

6-7 яшьлек балалар арасында 500 метрлы иң кыска дистанциядә Иван Смольников һәм Полина Умбетова иң яхшылар булдылар. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр төркемендә беренче булып Айгөл Миңнегалимова һәм Эдуард Михайлов финишка килделәр, ә «фитнес 60+» яшь төркемендә Гөлчирә Вафинага тиңнәр булмады.

1000 метрга дистанциядә төрле яшь категорияләрендә Анатолий Григорьев, Злата Михеева, Мөхәммәт Байков, Сабрина Гайфуллина һәм Людмила Владимирова җиңделәр.

12-13 яшьлек балалар арасында 1500 метрга йөгерүдә Арсен Әюпов һәм Азалия Әфләтунова беренчелекне яуладылар.

2000 метр араны үз яшь төркемнәрендә Роман Солтанов, Злата Шәйморатова, Анастасия Сафонова, Светлана Фазылова, Олег Щукин һәм Игорь Федоров буйсындырдылар..

Иң озын дистанциядә  – 3000 метрга - 16-39 яшьлек ир -атлар арасында барысыннан да тизрәк Роман Смирнов, ә 30-39 яшьлек төркемдә Тимур Шәйморатов.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар Социаль үсеш идарәсеннән грамоталар һәм медальләр алдылар.

 

Район масштабы

Йөгерү бәйрәме  Бәләбәй белән генә чикләнмәде: шундый ук узышлар  районның башка биләмәләрендә  дә булды.

Приют бистәсендә стартка 154 кеше чыкты. Үз дистанцияләрендә һәм яшь категорияләрендә җиңүчеләр арасында Марк Нәбиев, Эльза Галимова, Аиша Галиева, Имран Клеблеев, Александра Камская, Мадияр Клеблеев, Сәгъдәнә Сәетгәрәева, Александр Макаров, Арина Голобородко, Кирилл Гурьянов, Рузанна Буласова, Егор Логинов, Анита Борисова, Рөстәм Әхмәтшин, Николай Митряшкин, шулай ук Валентина Закирова, Светлана Варламова, Александр Долидовский, Геннадий Данилов һәм Кафия Шәмсетдинова.

Иске Семенкино авылында узган ярышта 30 кеше катнашты. Җиңүчеләр булып Татьяна Савельева, Ирина Борисова, Лидия Ермолаева һәм Арсений Лебедев танылды.

Регина Иванова. Физкультура һәм спорт бүлеге фотолары

 

Тизрәк, дәррәү, бергә
Тизрәк, дәррәү, бергә
Тизрәк, дәррәү, бергә
Тизрәк, дәррәү, бергә
Тизрәк, дәррәү, бергә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас