“Уйна, гармун!” фестивалендә “Илһам” таң калдырды

26 нчы сентябрьдә Октябрьский шәһәрендә искиткеч матур халык бәйрәменә әйләнгән “Уйна, гармун!” фестиваль - конкурсы узды. 27 нче тапкыр оештырылучы  колачлы мәдәни чара Башкортстан Республикасының төрле шәһәр-районнарынан һәм күрше Татарстаннан 150 дән артык халык җырларын, фольклор сәнгатен яратучыларны һәм, әлбәттә, гармунчыларны берләштерде. Бәйрәм Русиядә халыклар бердәмлеге елына, Башкортстанда зур һәм тату гаилә елына, шулай ук Октябрьский шәһәренең 80 еллыгына багышланды.

“Уйна, гармун!” фестивалендә  “Илһам” таң калдырды“Уйна, гармун!” фестивалендә  “Илһам” таң калдырды
“Уйна, гармун!” фестивалендә “Илһам” таң калдырды

Безнең Бәләбәй шәһәреннән анда татар гимназиясенең “Илһам” гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовлар) катнашып, тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да таң калдырдылар. Илһамчылар 5 номер белән барып, төрле номинацияләрдә   ике – беренче, ике – икенче, бер өченче урыннарны яуладылар.

 – Оештыручыларның безне кайтарасылары килмәде, бай программаның бөтен чараларында да катнашуыбызны  үтенделәр, – ди Гүзәл ханым.

Остара, шомара гармунчы малайларыбыз. Киләчәктә һөнәри гармунчылар булып, зур сәхнәләрне яуларга язсын.

Бәйрәм Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә, Татарстан Башлыгы грантына оештырылган.

Зәйфә Салихова.                      

 

“Уйна, гармун!” фестивалендә  “Илһам” таң калдырды
“Уйна, гармун!” фестивалендә  “Илһам” таң калдырды
“Уйна, гармун!” фестивалендә  “Илһам” таң калдырды
“Уйна, гармун!” фестивалендә  “Илһам” таң калдырды
“Уйна, гармун!” фестивалендә “Илһам” таң калдырды
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас