“Ветеран”ның уңышы

“Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгенең  "Ветеран" клубы хоры" өлкән буын кешеләр иҗатының “ Мин яратам сине, тормыш» XV юбилей республика фестиваленең 1 дәрәҗә Дипломына лаек булды.

title
“Ветеран”ның  уңышы“Ветеран”ның  уңышы
“Ветеран”ның уңышы

Өлкәннәр көненә багышланган Гала-концерт 30 сентябрьдә Уфаның «Торатау»конгресс-холлында булды. Программа Русия халыкларының бердәмлеге елына һәм Башкортстанда зур һәм тату гаилә елына багышланды.

Чараны оештыручы БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хәбәрләренә караганда, 15 ел дәвамында бу фестиваль республиканың өлкән яшьтәге гражданнары арасында иң кирәкле булып кала, ел саен 65 яшьтән 85 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк 2 меңнән дә ким булмаган катнашучы катнаша.

Гала-концертта республикабызның 24 районы һәм шәһәреннән 38 иң яхшы коллектив һәм башкаручы чыгыш ясаган, алар фестиваль җиңүчеләре исемлегенә кергән.  Алар арасында «Ветеран»клубы хоры да бар. Быел апрель аенда коллектив Бишбүләкта узган фестивальнең зона этабында катнашты.

- Өлкәннәр көне алдыннан бу безнең өчен зур бүләк. Юл ялыктыргыч булуга карамастан, Гала-концерттан канатланып һәм шатланып кайттык. Без фестивальдә берничә тапкыр катнашсак та, беренче тапкыр җиңүче булдык. Бу юлы Людмила Николаева репертуарыннан «Россия жива» җырын башкардык. Көчле, матур тавышлы,  искиткеч талантлы Валентина Ушакова башлап  җырлаучы булды, – дип уртаклашты коллектив җитәкчесе Элиза Гыйлемханова.

«Ветеран» хоры катнашучыларының уңышы яшьнең иҗат өчен киртә түгеллеген, ә киресенчә, талантның чәчәк ату вакыты икәнлеген тагын бер кат исбатлады!

Светлана Прокофьева

“Ветеран”ның  уңышы
“Ветеран”ның  уңышы
“Ветеран”ның уңышы
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас