«Буыннар бердәмлеге – халыклар бердәмлеге»

Бәләбәй  үзәк китапханәсендә «Буыннар бердәмлеге – халыклар бердәмлеге»яшьләр форумы узды. Чара Бәләбәй медицина көллияте студентларын, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, волонтерларны һәм дин әһелләрен берләштерде. Катнашучылар буыннар һәм халыклар арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлекнең әһәмияте турында фикер алыштылар.

title
«Буыннар бердәмлеге – халыклар бердәмлеге»«Буыннар бердәмлеге – халыклар бердәмлеге»
«Буыннар бердәмлеге – халыклар бердәмлеге»

Форумны ачып, Бәләбәй районы ветераннар советы рәисе Александр Буйлов тарихи хәтерне сакларга кирәклеге турында сөйләде. Ул ата-бабаларның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын искә төшерде һәм бүгенге вакыйгаларда чагылучы буыннар арасындагы аерылгысыз бәйләнешнең мөһимлеген ассызыклады.

«Яшьтәш» учреждениесенең «Бөркет» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Елена Лебедева һәм белгеч Полина Бәзгетдинова  яшьләргә үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча остазларның көндәлек эшләре турында сөйләделәр. Алар клубның көнкүреше белән таныштырдылар һәм яшьләрне чит кеше бәласе яныннан узмаска өндәделәр, мисаллар китерделәр.

Бүген  шәфкатьлелек, реаль эшләр - кешеләргә ярдәм ул, моны волонтер-медиклар Айгөл Шәйхиева белән Матвей Чудинов анык мисалларда күрсәттеләр. Алар яшьләрнең җәмгыятькә риясыз хезмәт итү өчен вакыт табуы турында искиткеч  тарихлар сөйләделәр.

Бәләбәй шәһәрендә бизнес хатын-кызлары ассоциациясе җитәкчесе Олеся Артемьева цифрлы контентның чиксез ташкыны чорында гаилә кыйммәтләрен саклау темасына кагылды. Ул яшьләргә интернетны үсеш өчен ничек куллану, шул ук вакытта үз тамырларыңны  һәм эчке «якорьларыңны» югалтмау җәһәтеннән киңәш бирде.

Аксаков  авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе, күп балалы әни Айгөл Фәизова ана булу шатлыгы һәм гаилә традицияләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, чын бәхет – ул һәрчак  сине өйдә көтеп тору.

Михаил-Архангельский храмы рухание Алексей ата төрле буыннар арасында уртак тел табуда һәм үзеңне бердәм зур гаилә итеп тоюда уртак рухи традицияләр роленә тукталды.

Оештыручылар әйтүенчә, форумның төп идеясе – яшь һәм милләт аермаларына карамастан, кешеләрнең бер-берсен хөрмәт итеп һәм ярдәм итеп, уртак киләчәк хакына берләшә алуларын күрсәтү. Оештыручылар һәм катнашучылар мондый очрашулар җәмгыятьтә дуслыкны, толерантлыкны һәм үзара хөрмәтне ныгытуга ярдәм итәр дип өметләнәләр.

Регина Иванова әзерләде. Фотоларны китапханә тәкъдим итте

 

 

«Буыннар бердәмлеге – халыклар бердәмлеге»
«Буыннар бердәмлеге – халыклар бердәмлеге»
«Буыннар бердәмлеге – халыклар бердәмлеге»
«Буыннар бердәмлеге – халыклар бердәмлеге»
«Буыннар бердәмлеге – халыклар бердәмлеге»
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас