

2026 елда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә куелган премияне алуга бөтен илдән 63 меңнән артык гариза килгән – бу узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк.
Иң яхшылар рәтенә бәләбәйлеләр дә керде:
Максим- Горький авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Надежда Кузьминична Красильникова һәм Бәләбәй районы МР хакимиятенең эшмәкәрлек һәм сәүдә бүлеге башлыгы Гүзәл Рафаил кызы Сабирова.
Лауреатларны район хакимияте башлыгы Азат Сәхабиев тәбрикләде. Ул аларның хезмәте кешеләргә һәм туган җиргә чын-чынлап хезмәт итү үрнәге булуын билгеләп үтте һәм хезмәттәшләренә алга таба уңышлар, яңа инициативалар һәм аларны район, республика файдасына тормышка ашыруда көч-куәт теләде.