Челтерәп кенә ага “Самавыр” чишмәсе

Республика көненә М. Горький исемендәге токымчылык заводы үзәк усадьбасы  авылында “Самавыр" чишмәсе төзекләндерелде

Добавить в предпочтительные источники Google
Челтерәп кенә ага “Самавыр” чишмәсеЧелтерәп кенә ага “Самавыр” чишмәсе
Челтерәп кенә ага “Самавыр” чишмәсе

Максим-Горький авыл советы хакимияте  һәм халкы кече ватанын төзекләндерүдә яхшы башлангычлары белән аерылып тора.

Башкортстан Республикасы көне алдыннан биләмәнең  үзәк утарында “Самавыр” чишмәсе төзекләндерелде һәм халык бәйрәме –  самавырдан чәй эчү оештырылды.

Ни өчен "Самавыр"?

– Авылга кергән якта җир астыннан бәреп чыккан тереклек чыганагын халык элек-электән шулай атаган. Элек ул күпләр өчен бердәнбер су чыганагы булган.

Бөтен эш «Экология һәм табигый ресурслар» республика программасы, «Башкортстан чишмәләре» проекты һәм «Бердәм Русия» партиясенең Халык программасы кысаларында башкарылган.

Безнең бәйрәмне Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, «Бердәм Русия» партиясенең Бәләбәй районы урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре Ольга Ивлева һәм үз халкыбыз хуплады, – дип уртаклашты Максим-Горький авыл советы авыл биләмәсе хакимияте  башлыгы Надежда Красильникова.

Сүз уңаеннан, бу авыл биләмәсенең мондый проектта өченче җиңүе инде.

Элегрәк Үтәй (2018 ел), Глуховская шифаханәсе (2019 ел) авылларындагы чишмәләрне төзекләндергәннәр. «Самовар» чишмәсе (2026 ел) – бу матур исемлектә өченче урында.

Любовь Иванова. Фотолар муниципаль район хакимиятеннән.

 

Челтерәп кенә ага “Самавыр” чишмәсе
Челтерәп кенә ага “Самавыр” чишмәсе
Челтерәп кенә ага “Самавыр” чишмәсе
Челтерәп кенә ага “Самавыр” чишмәсе
Челтерәп кенә ага “Самавыр” чишмәсе
Челтерәп кенә ага “Самавыр” чишмәсе
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас