Проект булдыру нияте Владиславның якын дусы юл-транспорт вакыйгасына эләгеп гомерлеккә имгәнү алгач туа.
“Терәк-хәрәкәт аппараты зыян күргән кешеләр өчен җәмәгать мунчасында юынуы – бер газап: кысык, биналар тар”, – дип сөйли Владислав.
Шуңа күрә комплекста киң ишекләр, яхшы куәтле мич, махсус корылма каралган. Комплекс ике өлешкә бүленгән: берсе – инвалидлар өчен, ә икенчесе – юыныр җире булмаган йортсызлар өчен.
Йортлары булмаганнарга волонтерлар юынганнан соң чистаны кисеннәр өчен әйберләр җыя. Владиславның нияте – өлкән яшьтәгеләр өчен мунча ачу һәм челтәрне киңәйтү.
“Башкортстаным/ яңалыклар” буенча.