Ильяс Искәндәр улы туганнары белән якыннарының каберләрен зиярәт кылырга зиратка кайтып йөриләр. Ә быел алар бергә авыл зираты биләмәсен тазартырга һәм үз акчаларына аны коймаларга ниятлиләр. Килешегез, бу кече туган илеңне ярату һәм ата-бабаларга рәхмәтле булуның ачык мисалы.
Тыйнак ир газетада һәм социаль челтәрләрдә бу хакта хәбәр итүне теләмәде. Ул әйткәнчә, пиар өчен түгел, ә бары тик изге ният белән зиратны тәртипкә китерәләр. Ә безнеңчә, мондый яхшы эшләрне сөйләргә кирәк. Әгәр һәр кеше үз туган җирендә бәләкәй генә изге эш эшләсә дә, тормышыбыз күпкә күркәмләнә.
Надежда Красильникова, Максимгорький авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы:
– Без Шафиевка зиратын күптәннән тәртипкә китерергә теләгән идек. Ел саен шул авылда туып үскән Таһир Хәсән улы Багапов белән барып, моны ничек эшләү турында киңәшләштек. Әлеге вакытта зиратка документлар тутыру һәм авыл советы балансына кую, шуның нәтиҗәсендә акча табу мөмкинлеге юк.
Шафиевкада туып үскән Фәнүз Исламгали улы Муллагалиев белән һәр ел 9 Майда ветераннарда булабыз. Быел тыл эшчәне 93 яшьлек Фатыйма Минәхмәт кызы Шафикова ( ул да шушы авылдан) туганнарыннан Әхмәтҗановаларның әлеге эшен белеп, зиратны төзекләндерергә акча жыя башлавыбызны үтенде. Әлеге изге эшкә үз өлешен кертергә теләк белдерде.
Без агалы-энеле Әхмәтҗановларга рәхмәтлебез һәм аларга сәламәтлек, уңышлар телибез.
Аларның мисалы җәмгыятьтә, кызганычка каршы, ныгыган кире күренешләргә уңай йогынты ясар дип уйлыйм. Күпләр халык өчен власть тегесен дә, монсын да эшләргә тиеш дип уйлый. Әмма власть та нәрсәнедер эшли ала, ә нәрсәнедер юк, барсы да финанс мөмкинлекләренә бәйле.
Гаилә тормышы шулай корылган – ата-аналар балалары өчен барсын да эшли алмый. Кызлар һәм уллар шулай ук гаилә иминлеген ныгытуга өлеш кертергә тиешләр. Биләмәдә яшәүчеләр – зур бер гаилә. Безгә гаилә кануннары буенча яшәргә вакыт җитте.
Римма Солтанова.
Фото авыл биләмәсе хакимиятеннән.