Хакимият башлыгы Азат Сәхәбиев өченче мотоукчылар ротасы, беренче мотоукчылар бригадасы командованиесе исеменнән “Бәләбәй “Автонормаль” заводы” җәмгыятенең персонал һәм социаль сәясәт буенча директор урынбасары – персоналны укыту һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Руслан Алматаевка; “Северная Нива Башкирия” җәмгыятенең производство хуҗалыгы директоры Николай Лукеринга һәм шушы ук хуҗалыкның баш инженеры Константин Тамочкинга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Хәрбиләр хатта Ватанны саклау һәр гражданинның бурычы дип ассызыклыйлар. “Ныклы тыл өчен без тыныч, ул сынатмас!” – Бәләбәй хәрби хезмәткәрләренең ышанычы шиксез.
Светлана Шириня.
Регина Хәлиуллина фотолары.