Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
7 июнь 2023, 10:05

Башкортстанда курайга һәйкәл ачылды

Зилаер районында “Атайсал” проекты чикләрендә танылган курайчы, комозитор, актер һәм драматург Ишмулла Дилмөхәмәтовның тууына 95 ел тулу уңаеннан курайга һәйкәл ачу тантанасы үтте, дип хәбәр иттеләр “Башинформ”га Зилаер районы мәдәният бүлегеннән.

Башкортстанда курайга һәйкәл ачылды
Башкортстанда курайга һәйкәл ачылды

“Идея һәм проект авторы – билгеле курайчы, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лаураты Азат Аеткулов. Бу эшне аткарып чыгуда якташлары – Зилаер курайчылары ярдәм итте”, – дип язды район хакимияте башлыгы Борис Мелкоедов.

Фото: Борис Мелкоедов, Vk

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: