Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
19 июль 2023, 10:48

Кече туган ил өчен файдалы эшләр елы. “Атайсал” проекты

Акча белән дә, кул көче белән дә ярдәм итәләр

Кече туган ил өчен файдалы эшләр елы. “Атайсал” проекты
Кече туган ил өчен файдалы эшләр елы. “Атайсал” проекты

Слакбаш авыл советы авыл биләмәсенең Чубукаран авылында яшәүчеләр урындагы зират коймасын алыштыралар. Эшләр белән староста Василий Дмитриевич Грингорьев җитәкчелек итә. Атна саен шимбә көннәрендә үткәрелгән өмәләрдә  10-15 кеше катнаша.

 –Бер ел элек “2.0. цифрлы тигезсезлекне бетерү” федераль проекты аркасында Чубукаран авылы югары тизлекле мобиль интернетлы булды. Бу вакыйга авылдан еракта яшәгән авылдашлар белән бәйләнешләрне ныгытырга ярдәм итте. Урында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә үз төркемнәрен булдырдылар һәм оператив рәвештә мәгълүматлар алышалар. Авылдан киткәннәрдән кемдер зират коймасын яңартуда акча белән ярдәм итә, ә кемдер –  кул белән, – дип сөйләде Слакбаш авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Дмитрий Андреев.

Республика бюджетыннан авыл биләмәләренә бүленгән акча исәбенә урындагы зират коймасын яңарту былтыр ук башланган. Эшнең калган өлешен чубукаранлылар үз өсләренә алганнар.

Фото авыл биләмәсе хакимиятеннән.

Кече туган ил өчен файдалы эшләр елы. “Атайсал” проекты
Кече туган ил өчен файдалы эшләр елы. “Атайсал” проекты
Кече туган ил өчен файдалы эшләр елы. “Атайсал” проекты
Кече туган ил өчен файдалы эшләр елы. “Атайсал” проекты
Кече туган ил өчен файдалы эшләр елы. “Атайсал” проекты
Кече туган ил өчен файдалы эшләр елы. “Атайсал” проекты
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: