Бу хакта “Урманчы” кушаматлы яугирнең әтсе Ришат Байтуганов сөйләгән. Ришат Флүр улы Келәш авылында яши. 30 елдан артык хатыны белән мал-туар асрап, дөня көтә. Ике балалары – улы белән кызы, оныклары бар.
– Улым, сентябрдә повестка алгач та, махсус хәрби операциягә юлланды, апрелдә кыска вакытлы ялга кайтты, – ди Ришат агай. – Әлбәттә, без аның өчен борчылабыз, ләкин ул беркайчан да зарланмый, хәрби бурычын намус белән үти.
Депутат Салават Мостафин Үктәй Авыл советы яугирләренең гаиләләренә даими ярдәм күрсәтә. Бу юлы ул үз тракторында 2,5 гектарга якын мәйданда үлән чапкан. Ришат Байтуганов әйтүенчә, кышка малларга печән җитәргә тиеш.