Ришат Төхвәтллин “Атайсал” проектында катнашып, берничә ел инде хәйрия кичәсе үткәрә. Билет сатудан җыелган акча аның туган җире өчен изге эшләргә һәм проектларга тотыныла. Шушы вакыт эчендә Карамалы-Гобәй авылы мәчетен, балалар бакчасын, урындагы мәдәният йортын төзекләндерүдә ярдәм күрсәтелгән. Җырчы мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләгән гаиләләргә дә ярдәм иткән – дәвалау өчен акча күчергән.
Хәтерегезгә төшерәбез, “Атайсал” проекты республика җитәкчесенең тәкъдиме белән 2022 елда эшли башлады. Аның асылы шунда: якташларыбыз туган төягендә изге эшләр кыла.Проектның дәвамы булып быелгы ел Башкортстанда кече туган ил өчен файдалы эшләр елы дип игълан ителде.
Фото: Айдар Суфиянов/vk.com